2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Сигез кредит та куркытмый
Кредитка телевизор, кер юу машинасы, автомобиль, фатир сатып алу - бүген гадәти күренеш. Искесен яңарту, кәттәрәгенә ия булу галәмәте канга сеңеп бара бугай. Товар сатучылар да кулланучыларның нәфесе белән оста уйный, без да алар кармагына бик теләп эләгәбез. Нәрсәсе бар аның, барысы да кредитка яши бит, дип фикер йөртәбез. Түли...
-
Иректә мин кемгә кирәк соң
Төрмә. Бу сүзне әйтүгә үк каз тәннәре чыгып, гәүдә чемердәп куя. Ирексездән: "Аллам сакласын!" - дип пышылдыйсың. Эш белән республика төрмәләренә килеп чыкканчы, биредә утыручыларны вакыты белән кызганып та куя идем. Әмма алар белән очрашкач, бөтенләй башка фикергә киләсең икән. Биредә кеше үтергән, талаган, наркотиклар тараткан, балигъ булмаган балаларны көчләгән...
-
"Фукусима-1" 4 ел үткәннән соң [фоторепортаж]
-
Миңгәрдә Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның музей бүлмәсе ачылды [+фоторепортаж]
28 октябрь якташыбыз, СССРның, Татарстанның, Россия Федерациясенең халык артисты һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге, Россиянең Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның туган көне иде.
-
Хезмәт хакын 10 процентка арттырдылар
Татарстанда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын 10 процентка арттырдылар. Шул хактагы карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында бастырылды. Документтан аңлашылганча, 1нче октябрьдән кертелә торган өстәмә түләү мәгариф тармагы, яшьләр сәясәте, мәдәният, сәнгать, физкультура һәм спорт, медицина, фармацевтика, фәнни-тикшеренү дәүләт оешмаларында эшләүчеләр өчен каралган. Безнең гәҗит
-
Яңа елга банан бәясе 40 процентка артачак
Сентябрьдә бананга бәя бөтен җиләк-җимеш арасында иң югарысы дип табылган. Көз башыннан банан бәясе 16 процентка арткан. Яңа елга банан бәясе тагын 40 процентка артачак. Тик шулай да быелның март аендагы бәяләр рекордын көтәргә кирәкми, дип тынычландыра белгечләр. Бәяләре арткан башка җиләк-җимеш арасында груша (3 процент), әфлисун (1,4) һәм лимон...
-
Бер хатын Татарстанда яшәүче ирнең башын катырып 1 миллион сум эшләгән
Ир белән хатын танышу сайтында аралаша башлый. Чаллыда яшәүче ир яңа танышына гашыйк булганын сизми дә кала. Очрашу көне гел кичектерелеп килә. Янәсе, хатынның Мәскәүдә затлы хушбуйлар сату буенча үз бизнесы бар. Әмма ир нинди кармакка эләккәнен соңрак аңлый. Башта хатын аны төрлечә алдап, 10 мең сум акча сорый, аннан...
-
1937 елның 2 ноябрендә Октябрь революциясенең егерме еллыгына багышлап Мәскәү Кремле манараларына рубин йолдызлар урнаштырыла
-
Сабалылар бу атнаны, 4 һәм 6 ноябрь көнне, ял көтә
-
6нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне
-
4нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
-
2 ноябрь Клеопатраның туган көне
-
Сабалыларны бу атнаны ике көн ял көтә
4нче һәм 6нчы ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 4нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, ә 6нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
-
Мисырдан 144 пассажирның җәсәде Санкт-Петербургка кайтып җитте
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты 144 пассажирның гәүдәсен Санкт-Петербургка алып кайтып җиткерде. Самолет Санкт-Петербургка иртән - 5:53 сәгатьтә кайтып җитте. 31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолеты пассажирларының җәсәде Санкт-Петербургтагы крематорийга озатылган. Хәзер аларның туганнары өчен иң авыры башлана - һәлак булучыларны тану-ачыклау процессы...
-
Мәскәү зоопаркында җәнлекләрне ашарга бирмичә суыткычта йоклаталар
Мәскәү зоопаркында вак имезүче хайваннарны кышкы йокыга талдыруның яңа ысулын уйлап тапканнар. Моны бигрәк тә кушаяклар өчен куллананлар. Ә йоклату шуннан гыйбарәт: җәнлекләрне ашарга бирмичә генә караңгы суыткычка урнаштыралар. - Шундый экстремаль шартта йоклату хайваннар организмы өчен күпкә файдалырак, - ди әйдәп баручы зоолог Филипп Тумасьян. Шәһри Казан