3 август 2020 яңалыклары
-
«Комбайн операциясе» үткәрелә
Чара төзек булмаган комбайнарны ачыклауга юнәлдерелгән.
-
Рөстәм Нәбиев куллары белән атлап машинаны тарта
Омсктагы казарма җимерелгәндә исән калган Рөстәм Нәбиев «Тайота камри» машинасын биленә бәйләп, кулына басып тартып бара. Шул рәвешле башкаларга аяксыз булып та күңел төшенкелегенә бирешмәскә кирәклеген, мөмкинлекләр чиксез икәнен күрсәтте. Аның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк кенә түгел, зур мотивация һәм омтылыш!
-
Мишустин ташламалы ипотека буенча беренче взносны 15 процентка кадәр киметте
Дәүләт субсидияли торган 6,5 процентлы ставка банк белән килешү срогы дәвамында (30 елга кадәр) гамәлдә булачак.
-
Татарстанда томан, яшен һәм көчле җил көтелә
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! Информации от ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 3 августа до 18 час. 4 августа 2020 г.
-
Россия авыл хуҗалыгы үзәге Татарстанда корткыч-гусеницалар таралу куркынычы турында кисәтә
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы туфрак тирәнтен эшкәртелә торган, сөрүлек культураларында (пропашные культуры) төнге күбәләк гусеницалары барлыкка килү турында хәбәр итә.
-
Коронавирус пандемиясе башыннан ук авыру күрсәткечләре югары булган районнар билгеле
Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81 нче, Идел буе округында соңгы урында.
-
Халыкара дуслык көне
Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән «30» июль Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Дуслык белән көчле без» дигән исем астында саф һавада хәрәкәтле уеннар сәгате уздырдылар. Ике команда арасында төрле уеннар уйналды. Чара ике команда арасында дуслык җиңүе белән тәмамланды,катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Татарстанда концерт һәм массакүләм чараларны ачык һавада үткәрергә рөхсәт иттеләр
Ачык мәйданда үткәрелә торган чараларда катнашучылар саны 50 кешедән дә артмаска тиеш.
-
Көндез һәм кич Татарстанда яшенле яңгыр явачак
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.
-
Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантларына ия булу өчен ярышачак
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын 100 мең сум күләмендәге премия көтә.
-
Татарстан Республикасында 206 мең га мәйданда 836 мең тонна ашлык суктырылган
Татарстан Республикасында барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шулардан:көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш - 10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га.
-
Татарстан туристларының яртысыннан артыгы – республикага кабат килүче кешеләр
Туристлар республикадагы барлык истәлекле урыннарны да карап өлгермәгәнгә күрә яңадан килә.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында ”Дару үләннәре” темасына әңгәмә
2020 нче елның 29 нчы июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк җитәкчелегендә " Дару үләннәре” темасы астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә саф һавада узды.
-
“Туган көнең белән авылдаш”
2 август көнне Олы Арташ авыл клубы мөдире “Туган көнең белән авылдаш” дигән исем астында саф һавада, капка төбендә авылдашлар белән ял кичәсе оештырды. Үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче авылдашларыбыз, гомеренең 35 елдан артыгын Арташ совхозында тракторист булып эшләүче Илнур Давлетов һәм авылыбыз мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләүче Илсияр Давлетоваларга багышланды.Туган көн ияләренә матур теләкләр, матур җырлар бүләк иттек ,истәлек бүләге тапшырдык, кызыклы уеннар оештырдык, кичәбез күмәк бию белән тәмамланды.