3 октябрь 2021 яңалыклары
-
Бардылар, 2 нче урынны алдылар
Казанда “Автосессия” бәйгесенең зона этабы уздырылды. Бәйгегә безнең районнан Саба аграр көллиятенең район этабында җиңгән студентлары барды.
-
Газетага арзан бәядән язылыгыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Россия почтасы 4 октябрьдән 14енә кадәр газета-журналларга ташламалы язылу ункөнлеге игълан итте. Бу чорда “САБА ТАҢНАРЫ”на да 713 сум 22 тиенгә язылу мөмкинлеге бирелә. Аннары абунә бәясе 770 сум 88 тиен булачак. Форсаттан файдаланып, хат ташучыларны күреп калырга ашыгыгыз. Шулай ук https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9274 сайтына кереп онлайн да язылырга була. “САБА ТАҢНАРЫ” Бөтенроссия каталогына кертелгән. Район, республика яңалыклары белән газета аша танышып даими хәбәрдар булыгыз. Без һәрвакыт сезнең белән!
-
Оет авылында йорт янды
Кичә кичке сәгать 6да Оет авылында шәхси хуҗалыкта янгын булды. Йорт янып бетмәсә дә, торырлык түгел хәлгә әйләнде.