4 июнь 2020 яңалыклары
-
«Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХлар проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн. сумы (58%) федераль бюджеттан бүлеп бирелде.
-
Татарстанда мунча һәм сауналарга үз эшләрен яңадан башларга рөхсәт иттеләр
5 июньнән республикада коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарыла.
-
Марат Җәббаров: чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә, әмма алда шулай ук бик мөһим эш - терлек азыгы әзерләү
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
-
Татарстан мөфтие мәчетләр ачылу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте
"Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100дән артык кеше җыелу тыелган, ләкин дистанцияне саклаган килеш намазны мәчет яны территориясендә укырга мөмкинлек бар", - дип искәртә Камил хәзрәт.
-
Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк
Галим билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.
-
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл клубы бинасын төзекләндерү эшләре
Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылында урнашкан авыл клубы бинасын төзекләндерү эшләре бара. Эшне «Кристал» ҖЧҖ оешмасы башкара.
-
Иртәгәдән Татарстанда мәчетләр ачыла
Татарстан Диния нәзарәте Голамәләр шурасы эшче төркеме Татарстанда мәхәллә эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрү турында киңәшләр чыгарды.
-
Татарстанда чикләү чараларын үтәү шарты белән, спорт заллары, бассейннар ачыла
Тренер күнегүләр вакытында медицина битлеге һәм перчатка кияргә, бинада кулны дезинфекцияләү өчен санитайзерлар урнаштырылырга тиеш.
-
Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе
Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча чаралар үткәрелде. Интернатның ярдәмче хуҗалыгы шактый зур. Яшәүчеләр зур теләк белән уңыш җыюда катнаштылар. Парникларда иртә яздан чәчәкләр, яшелчә һәм беренче яшел тәмләткечләр үсентеләре үстерелә.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт рух"
3 нче июнь көнне МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында "Сәламәт тәндә - сәламәт рух» - девизы астында Сәламәтлек көне узды. Көн дәвамында балаларның сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында күзаллауларын киңәйтү һәм ныгыту максатыннан төрле чаралар үткәрелде.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте.