4 август 2015 яңалыклары
-
Коточкыч хәл: бер фатирда алты баланы үтергәннәр
Тикшерү комитеты кече яшьтәге балаларны үтерү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Түбән Новгородта яшәүче гаиләдә алты бала тәрбияләнгән. 25 июльдән бирле алар мәктәпкәчә учреждениегә йөрмәгәннәр. Тәрбиячеләр бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Полицейскийларга ишек ачучы булмаган. Күршеләре моннан алдагы көнне генә әти кешене күрүләрен, аның билгесез юнәлештә китеп баруын...
-
Туристлар бер мең пар чүәк сатып алган
Чемпионат барган көннәрдә спортчыларга, туристларга Казан буйлап күптөрле экскурсияләр оештырыла. Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты җитәкчесе Евгения Лодвигова сүзләренчә, чит ил кунаклары арасында бигрәк тә Казан буенча экскурсия, "Төнге Казан" экскурсиясе популяр. - Туристлар һәм спортчылар сувенирларны да бик теләп ала. Аеруча милли сувенирларга күзләре төшә....
-
Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасында уйнаган Илья Никулин белән Евгений Медведевка ТРның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Илья Никулин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде, ә Евгений Медведев Татарстан лидеры кулыннан «Фидакарь хезмәте өчен» медален алды. Әлмәт таңнары
-
3-9 август көннәренә йолдызлар фаразы
Кучкар Көч керү һәм иҗади күтәренкелек сизәрсез. Хәзер иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итә алачаксыз. Белемне күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Үгезбозау Әти-әниегезгә сезнең ярдәм кирәк булачак. Романтик рухтагы очрашулар, бергәләп кая да булса бару көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырга булыша. Ял итү турында уйларга вакыт. Игезәкләр Тормышыгызга уңай үзгәрешләр кертә алырлык...
-
Фәнзаман Баттал вафат
Яңа гына редакциягә язучы-сатирик, публицист Фәнзаман Батталның үлүе турында хәбәр килеп иреште. Бүген иртәнге унда йөрәк авыруыннан Фәнзаман ага вафат булган. Бу хакта безгә шул мизгелдә аның өендә булган кеше шалтыратып әйтте. Соңгы арада Фәнзаман ага "Шәһри Казан" газетасына да публицистик мәкаләләр язгалый, сатирик хикәяләре дә урын ала иде. Урыны...
-
Баулы районында гарасат мәктәп түбәсен кубарып аткан [+фото]
Атна азагында Баулы районында көчле җил чыккан, яшенле яңгыр явып узган. Гарасаттан Удмурт Ташлысы авылы зур зыян күргән. Анда җил клуб һәм мәктәп спорт залының түбәсен кубарып аткан. Гарасат авылдагы берничә хуҗалыкка да зыян китергән - агачлар ауган, йорт һәм сарай түбәләрен җимергән, бакчада яшелчә уңышы юкка чыккан. Удмурт Ташлысы...
-
Татарстанга яшенле яңгыр килә
Республикада һава торышының бозылу ихтималы бар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе яңгыр һәм яшен булу мөмкинлеген фаразлый. Яңгыр болытларын көньяк көнбатыштан һәм, юнәлешен үзгәртеп, төньяк-көнбатыштан искән җил куып китерәчәк, диелә. Көндез һава температурасы 25 градуска кадәр җылыта. Кичкә инде һава температурасы 17 градуска кадәр түбән төшәчәк. Интертат.ру
-
Татарстан юлларында 40 кешенең гомере өзелгән
Июль аенда Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 416 һәлакәт теркәлгән. Аларда 40 кешенең гомере өзелгән, тагын 514 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 144е Казанда килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган, тагын 155 кеше тән казасына дучар ителгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул...
-
Торт эчендә тимерчыбык кисәге
Бер ханым улының туган көненә Интернет аша тортка заказ бирә. Әмма соңыннан бу гамәле өчен бик үкенергә туры килә аңа. Торт ашаганда кечкенә кызына тимерчыбык кисәге эләгә. «Улымның туган көненә мультфильм геройлары белән бәйрәм тортына заказ биргән идем, - дип сөйли Чаллыдан балаларның әнисе. - Чәй эчкәндә кечкенә кызым тончыкты...
-
Кукмарада 18 яшьлек егетне поезд бәргән
Бүген, 4 август көнне, иртәнге сәгать өчләр тирәсендә, билгесез ир-егетнең поездга бәрелеп травмалар алуы турында ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегеннән хәбәр алынды. Табиблар килеп җиткәндә егетнең гомере өзелгән була. Әлеге егетнең Кукмарада яшәгән булуы, июнь аенда гына 18 яшен тутыруы ачыкланды. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау, тикшерү эшләре бара, дип хәбәр...
-
8 август Байлар Сабасында Физкультурачы көненә багышланган спорт ярышлары үткәрелә
-
8 август Физкультурачы көненә багышланган спорт ярышлары үткәрелә
-
Динә Гарипова кияүгә чыга
"Голос" проекты җиңүчесе Динә бу атнада кияүгә чыга. Яшьләр никах укыткан инде. Туй күлмәге дә әзер, ди. Кияү егете турында җырчы әлегә берни дә белдерми. Бары тик үзеннән берничә яшькә олырак икәне генә билгеле. Шоу-бизнес кешесе түгел икән. Туй тыйнак кына, гаилә белән генә узачак, дип хәбәр итә "События" сайты....
-
Су төрләре буенча дөнья чемпионатында спортсменнар ничек яши [фотогалерея]
-
Татарстанда елның беренче яртысында 96 мең тонна кош ите һәм 595 млн данә йомырка җитештерелгән
Татарстанда елның беренче яртысында 96 мең тонна кош ите һәм 595 млн данә йомырка җитештерелгән. ТР сәнәгый кошчылык буенча РФның иң зур төбәге санала, кош-кортның баш саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Беренче ярты еллыкта республика кошчылык хуҗалыклары...