4 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татар теле укытучыларының күпчелеге яңа уку елыннан рус теле һәм әдәбияты предметы укыта
Эш сәгатьләре кыскарган тел укытучылары профессиональ белем күтәрү программасы буенча укыган.
-
Татарстаннан булган хатын-кыз бара торган поезддан сикерә [видео]
1 сентябрь көнне Сочидагы Хоста станциясендә гадәттән тыш хәл булган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». «Саратов — Адлер» поездының хәрәкәт итү уңаена Татарстаннан булган пассажир хатын-кыз вагоннан сикереп төшкән.
-
Иртәгә Марат Бәшәров Казан тамашачысына “Мулла” фильмын тәкъдим итә
XIV Халыкара мөселман киносы фестивалепрограммасының төрле номинацияләрендә Татарстан режиссерлары төшергән 16 фильм катнаша.
-
Казан җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр өчлегенә кергән
Туристлар Казанга җәйге сәяхәтләрен уртача дүрт көнгә алган һәм тәүлегенә гаиләгә уртача өч мең сум акча туздырган.
-
«Селфи таягы» Алмаз Гыймадиев /шаян хикәя/
Ниһаять!.. Ниһаять, ул бәхетле көн килде!
-
Өч машина бәрелешеп, биш кеше үлгән
1 сентябрьдә Самара өлкәсендәге М5 “Урал” федераль трассасында куркыныч юл һәлакәте булган.
-
Татарстанда 2,4 мең гектар мәйданда урманнарны яңарттылар
1,8 мең гектар мәйданга яшь агачлар утыртылган.
-
Татарстанда кредит ставкаларын субсидияләү программасын 2020 елдан соң озайтырга мөмкиннәр
Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары резидентларына һәм идарәче компанияләргә инфраструктура һәм җиһазлар кредитлары өчен компенсация түлиләр.
-
Гүзәл Уразованың 1 сентябре турында: Пермь Лос-Анджелеска тиң шәһәр иде!
Әле күптән түгел генә белем бәйрәме — 1 сентябрь гөрләп узды. Балалар инде икенче көн иртән мәктәпкә китә. Өйләр тынып калган кебек. Рәхәт тә күңелсез дә. Ә бересе алдыннан һәм бересе көнне ничек дулкынланганны хәтерлисезме? Җырчы Гүзәл Уразова да беренче сентябре турында боалй ди.
-
Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында катнаша
Ярышларда республика данын 45 көрәшче яклый.
-
Татарстанда әбиләр чуагын кайчан көтәргә
Гадәттә, безнең җирлеклә, көзгә аяк атлагач, җилле, суык яңгырлар сезоны башлана. Бик сирәк кенә сентябрь коры һәм кояшлы була. Күпчелек кеше, мәктәп, университетлар белән мәшәкатьләнеп, ай башында бәрәңге, кишер, чөгендерен алып өлгерми. Андыйлар бакча эшләрен тәмамлар өчен әбиләр чуагын көтә. Быел әбиләр чуагы кайчан килер соң?
-
Шәмәрдәндә Белем көненә багышланган бәйрәм чаралары
Фоторепортаж.
-
Әлмәттә Даши Намдаковның яңа ачылган скульптурасы интернетта бәхәсләр тудырып өлгергән
2 сентябрь көнне, Әлмәт шәһәрендә, «Татнефть» офисы алдында, Даши Намдаковның яңа «Каракүз» дип аталган скульптурасы ачылган. Һәйкәл ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та булган.
-
Казан укучысы Кытайда халыкара олимпиадада алтын медаль яулавын IT-лицее уңышы дип саный
Халыкара математика олимпиадасы Кытайның Чэнду шәһәрендә 11 - 16 августта узды.
-
“Тоннель” балаларны кайгырта
Сабаның Объездная урамында 24 августта 16-20 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель”операциясе балаларны махсус утыргычларда йөртмәүчеләрне ачыклауга багышланды.