4 октябрь 2019 яңалыклары
-
Кичә Саба мәдәният йортында Укытучылар көненә багышлаган чара үтте.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, мәгариф хезмәткәрләренә изге теләкләрен җиткерде.
-
“АВТОБАБАЙ”ЫБЫЗ – РЕСПУБЛИКА ПРИЗЕРЫ
Өлкәннәр көне унаеннан Казанда уздырылган машина йөртү осталыгы конкурсына республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 38 һәвәскәр автомобиль йөртүче килгән иде. Ярышларны оештыру ЮДИХИ идарәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре аларны машина белән вакытка идарә итү осталыкларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен ачыкладылар. Район данын яклаган Хәниф Хаҗиев конкурста 3нче урынны алды һәм Кубок, диплом, медаль белән бүләкләнде.
-
Facebook Instagram кулланучылары өчен яңа мессенджер тәкъдим итте
Threads сервисы «Якын дуслар» төркеменә кертелгән юзерлар белән аралашу өчен билгеләнгән.
-
Россиялеләр уңайлы тормыш өчен кирәкле хезмәт хакының күләмен атады
Сораштыру 18 яшьтән өлкәнрәк 2,5 мең респондент арасында үткәрелгән.
-
Казанда күршеләре ут капкан фатирдан 77 яшьлек әбине коткарган
Янгын Повстанческая урамындагы биш катлы йортның бер фатирында чыккан.
-
Уфада ир-атның мәете ваннада дүрт ел яткан
Хәзерге вакытта фатирда хокук сакчылары тикшерү үткәрә.
-
Хәкимә Закирова: “РӘХМӘТ, УЛЫМ, КҮЗЕМНЕ АЧТЫГЫЗ”
Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән чараларны район башлыгы Рәис Миңнеханов Оет авылында яшәүче 102 яшьлек Хәкимә әби Закированың хәлен белүдән башлады. Йөзьяшәрне бәйрәм белән котлады, сырхаусыз гомер теләде. “Зур рәхмәт, энем, Ходай ярдәменнән ташламасын. Бернәрсә дә күрми иде бит минем күзләрем. Хәзер сине яхшы күрәм. Аллага шөкер, энем, күзләремне дә ачтыгыз. Гомер буе рәхәт яшәгез. Балаларыгызның игелеген күрегез”,– дип туктаусыз рәхмәт укыды Хәкимә әби. “Миңа түгел, дәүләтебезгә рәхмәт әйтергә кирәк”,– диде район җитәкчесе әбинең кулларын кысып.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан хәзрәтләр тәбрикләнде
Район мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышында Өлкәннәр көне уңаеннан хөрмәтле имамнар тәбрикләнде. Хәзрәтләрне Саба районы прокуроры Зөфәр Абитов, Саба районы үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов һәм Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов котлады.
-
Горурланабыз, үрнәк алабыз
Укытучы! Кем соң ул? Укытучы- сабыйны кулыннан тотып белем иленә алып керүче, барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.
-
Җиңәбез дип килгәннәр
Өлкәннәр ункөнлегендә билгеләнгән чаралар 88 кеше тәрбияләнгән Лесхоз картлар-инвалидлар йортында ел саен бик матур билгеләп үтә.
-
АЛТЫН НИКАХЛЫЛАР БӘЙРӘМЕ
Олыгайганчы тигез гаилә булып яшәү бәхете һәркемгә дә бирелмәгән. Алтын туйларына җиткәнче кемнәрнеңдер пар канатлары сынып куя, хәтта 20-30 ел яшәгәннән соң, бер-берсеннән туеп, аерылышучылар да бар дөньябулгач. Ә ярты гасыр бергә гомер иткәннәр бәхетле һәм алар башкаларга матур гаилә буларак зур үрнәк тә әле. Шуңа күрә алтын парларны Өлкәннәр көне – 1 октябрьдә бергә җыеп, хөрмәтләү, халыкка чыгару районда матур гадәткә әйләнде.
-
Термометр баганалары +18-20 градуска кадәр күтәреләчәк
4-нче октябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Көньяктан талгын җил, урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчле җил булуы фаразлана, төнлә һава температурасы 8-10 градус җылы, көндез +18-20 градус булачак.
-
Всемирный день животных
Всемирный день животных (World Animal Day), или Всемирный день защиты животных, отмечаемый во всем мире ежегодно 4 октября, был учрежден на Международном конгрессе сторонников движения в защиту природы, проходившем в 1931 году во Флоренции (Италия), и призван обратить внимание человечества на проблемы остальных обитателей планеты.