4 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлыйбыз
Бу көн – Россиядә яшәүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Телләребез төрле булса да, теләкләр бер – үзара дустанә мөнәсәбәттә булып, диннәребезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп, тату яшәү. Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык барлык казанышларның ныклы нигезе булып тора.
-
“Саба безне үз итте, без - Сабаны”
Хәзерге көндә күпмилләтле Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Халыкның күпчелеген татарлар (53% тирәсе) һәм руслар (якынча 40%) тәшкил итә. Шулай ук республикабызда чуашлар (3%), удмуртлар, мордвалар, украиннар (һәркайсы 0,7%), марилар (0,5%), башкортлар (0,4%) һ.б. халык вәкилләре дә бар.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
"Бүгенге катлаулы сәяси вазгыять шартларында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданнар арасында татулыкны ныгыту аеруча мөһим", - дип искәртә Татарстан Президенты.