5 июль 2013 яңалыклары
-
Лесхоз бистәсендә Универсиадага әзерләнәләр
Лесхоз стадионында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханә мөдире «Универсиада - 2013» уеннарына багышланган "Кем җитезрәк?" - велосипед ярышлары оештырды. Балаларга Универсиада темасын яктырткан мәгълумат бирелде, викторина үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп ярыштылар. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Балигъ булмаганнар комиссиясендә: ике баласына игътибарны киметеп, фатирына ирләр җыя башлаган 32 яшьлек хатын учетка алынды
Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында полициядән кергән 10нан артык материал каралды. Шуларның иң күңелсезе - Сабада яшәүче өч яшь баласы булган ананың өеннән чыгып китүе. Элеккеге начар гадәтләрен куа башлаган хатынны балаларын тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе кузгатылды. Тәртибе нык начарайган тагын бер ананы Шәмәрдәннән...
-
Иртәгә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы ачу тантанасы була
Әлеге чарада 49 спорт корылмасы файдаланылачак (шуларның 30ы махсус Универсиада өчен төзелгән). Башкалабызга Россиянең 35 төбәгеннән һәм 24 иленнән 5 мең волонтер килгән. Хәзер 20 мең кешелек команда эшкә керешергә тулысынча әзер. Татарстан Уеннарда 19 спорт төрендә 52 спортчысын катнаштыра. Җиңел атлетика буенча ярышта 9 спортчы чыгыш ясый, аларның берсе...
-
Саба аграр көллиятен агымдагы уку елында 118 егет һәм кыз тәмамлады
Саба аграр көллиятен агымдагы уку елында 118 егет һәм кыз тәмамлады. Аларның 35е - хисапчы, 83е механик белгечлеге дипломы алып хуҗалыкларга эшкә таралды. Кызыл дипломга тәмамлаучыларның күбесе - кызлар. Чыгарылыш укучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина, Саба аграр...
-
“Боевое братство” Әфганстанда һәм Чечен Республикасында “кайнар нокталарда” хезмәт итүчеләрне җыйды
Узган ел районда Бөтенроссия ветераннары "Боевое братство" иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе оештырылган иде. Совет рәисе итеп республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков сайланды. Хәзер яңа оешма үзенең эшчәнлеген активлаштыра бара. Узган шимбәдә бүлекчә үткәргән чарага да 30лап кеше - нигездә Әфганстанда һәм Чечен...
-
Сабалылар Ижау Сабантуенда катнашты
Хәзер Сабантуйлары татарлар күп яшәгән күрше республикалар өчен - гадәти хәл. Узган якшәмбедә Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә узган бәйрәм Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Саба районы делегациясенең рәсми төстә катнашуы һәм спиртлы эчемлексез үтүе белән истә калды. "Соңгы ике атнада республикабызда күп бәйрәмнәр булды. Бүген исә ижаулылар Саба районыннан килгән кунаклар белән...
-
"Без инде көндезге аш вакытында газета укыйбыз. Безнең Катя - молодец!"
Хат ташучы булып "эшләп" алдым әле. Дөресрәге, быел "Үз һөнәренең остасы" исеменә лаек булган Екатерина Кузьминага һәм аның өйрәнчеге Лилия Миңнуллинага ияреп, Саба буйлап матбугат таратырга чыктык.