5 август 2020 яңалыклары
-
Борис Менделевич: Көзен Татарстанда Covid-19 йоктыру куркынычы артачак
Инфекция чыганакларын оператив рәвештә юкка чыгарырга кирәк, дип саный парламентарий.
-
Яңа уку елында студентлар югары уку йортларында битлек кияргә тиеш булачак
Укытучылар битлекләрдән тыш перчаткалар да киячәк.
-
Саба шәһәр җирлегендә "Арендалы торак" программасы гамәлгә ашырыла
Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырылучы “Арендалы торак” программасы кысаларында Саба шәһәр җирлеге буенча зур күләмле эш алып барыла. Бүгенге көндә Урта Саба авылында – 1, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 3 участокта йорт төзелеше бара. Аны “ПМК-159” җәмгыяте эшчеләре барлык таләпләргә туры килерлек итеп башкара. Йортлар хуҗаларына файдалануга ел азагында тапшырылыр дип көтелә.
-
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең ике сменасы тәмамланды
"Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә үткән 2нче смена ахырына якынлашты. Барлык 18 көнне дә балалар кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр. Гомумән алганда, һәр смена да бик яхшы дәрәҗәдә оештырылган иде. Балалар һәм вожатыйлар күңелендә иң матур һәм якты хатирәләр сакланыр дип ышанабыз.
-
Түбән Шытсу авыл җирлеге яңалыклары
Елыш авылында яңа кибет эшли башлады. Кибеттә көндәлек кирәк булган барлык товарлар бар.
-
Татарстанда инвалидларга түләүләр гаризасыз билгеләнә башлады
Айлык акчалата түләүне рәсмиләштерү белән Россия Пенсия фондының территориаль органнары шөгыльләнә.
-
Россия башка илләр белән авиаэлемтәне торгызачак
Россия Тышкы эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, хәзер илгә Лондон, Сеул, Истанбул аша килергә мөмкин.
-
Урып-җыю алдынгылары
“Саба” җәмгыятеннән Айрат Галимуллин, Рөстәм Газизҗанов “Джон Дир” комбайннарында – 4994шәр, “Сатыш бүлекчәсеннән Әсгать Шакиров, Илһам Гыйльметдинов “Тукано-430” комбайнында 4385әр центнер ашлык суктырдылар. “Саба” җәмгыятеннән “КамАЗ” шоферлары Раил Хәйбриев – 925, Динар Нуриәхмәтов кырдан 452 тонна ашлык ташыдылар.
-
Бейрут портындагы көчле шартлау аркасында меңләгән кеше зыян күрә һәм йөзләгәне хәбәрсез югала
Ливан шәһәрендәге Порт складындагы көчле шартлау Бейрут тулы бер кварталларны юкка чыгарды. Дүрт меңнән артык кеше яраланган, берничә йөз хәбәрсез югалган. Куркыныч гадәттән тыш хәл һәм аның нәтиҗәләре видеога эләккән.
-
Яшә, Саба – йорт: район җитәкчеләре, шәхесләр һәм язмышлар
Гыйльмиев Фәрит Гыйльметдин улы. (1986– 1992 елларда Саба районы башкарма комитеты рәисе. 1992-1997 елларда Саба районы хакимияте башлыгы. 1991-1997 елларда Халык депутатларының Саба районы Советы рәисе).
-
Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.
-
Татарстанда 200 умарта күченең үлүе теркәлгән
Беренчел мәгълүматларга караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны химикатлар белән эшкәртү сәбәп булган.
-
Синоптиклар Татарстанда эсселек һәм көчле җил турында кисәтә
Бу атнада республикага 33 градуска кадәр эсселек кайтачак.
-
Авыл тормышы үрнәге
Кече Кибәчедә яшәүче Ахуновлар ай саен 40 мең сумлык сөт сата.