6 декабрь 2018 яңалыклары
-
Казанда массаж салонында эшләүче 19 яшьлек кыз үлгән
Яшь кызны Декабристлар урамындагы эротик-массаж салонында үле килеш тапканнар.
-
Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-мастер” командасын 30 еллык юбилее белән котлады
Рөстәм Миңнеханов командага нигез салган “легендар штурман” Семен Якуповны искә алды.
-
Татарстанда 17 яшьлек йөкле кыз югалган
Кыз 27 ноябрьдә өйдән чыгып киткән һәм әлегә кадәр элемтәгә чыкмый.
-
Гүзәл Яхина романнары Дмитрий Медведевка көчле тәэсир ясаган
Язучының ике романы да сәясәтчедә кызыксыну уяткан.
-
Татарстанга болытлы һәм карлы һава торышы килә
Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин.
-
Алиментчыны табар өчен суд приставы хәйләгә барырга мәҗбүр булган
400 мең сумнан артык бурычы җыелган кеше белән аны кер юу машиналарын төзәтү буенча мастер буларак чакыргач кына очраша алганнар.
-
Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында һәм өй шартларында торып белем алучылар өчен бәйрәм чарасы
5нче декабрь көнне Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында һәм өй шартларында торып белем алучылар өчен Психологик үзәк базасында бәйрәм чарасы үтте.
-
Каз эчеп үлгән
Бер елны күрше әби урамда каз бәбкәләре сатучыдан ун бәбкә алды. Ләкин, кая ул, ана каз якын да китермәде аларны.
-
Илназның беренче мәхәббәте кем булган?
Җырчы Илназ Сафиуллин белән мәктәптәге мәхәббәт тарихын искә төшердек.
-
Татарстанда исеме алыштырылган аэропортларның бизәлешен үзгәртергә телиләр
Шушы көннәрдә «Россия 1» телеканалындагы «60 минут» тапшыруы эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына нәтиҗә ясадылар.
-
Путин Татарстанда оештырылган проектта 5 авыру баланың хыялын чынга ашырырга вәгъдә итте
Дәүләт башлыгы Тимур Сафинның «Минем белән бергә хыяллан» дигән хәйрия проекты белән танышты.
-
Явлаштау мәдәният йортында сөлгене крестлап чигу буенча мастер класс
4 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Чиккән сөлгем-күңел көзгесе" дигән мастер класс үтте.
-
Ваһаповфест йолдызлары концерты Бардада аншлаг белән үтте (ВИДЕО)
Кичә, 5 декабрь Ваһапов фестивале йолдызлары Гөлсирин Абдуллина , Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов Пермь өлкәсенең Барда район үзәгендә чыгыш ясады. Яшь җырчылар бу якларда беренче тапкыр булуга карамастан, концерт тулы залда зур уңыш белән үтте. Бүген Ваһаповчылар Пермь шәһәрендә чыгыш ясый.
-
Татарстанда 3 июньдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак
Казанда цифрлы телевидениегә күчү хакында фикер алышачаклар.
-
“Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен инвалидлар декадасына багышланган чара
Декабрь башында традицион рәвештә инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елның 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына җәлеп итү максаты белән, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр дигән фикерне үзгәртү максаты белән үткәрелә.