7 февраль 2016 яңалыклары
-
Алимент түләмәс өчен әти кеше 8 яшьлек кызына киллер яллаган
60 яшьлек бизнесмен үзенең 8 яшьлек кызын һәм хатынын үтерү өчен киллерга мөрәҗәгать итә. Моның өчен аңа 5 мең доллар сум акча вәгъдә итә. Казахстан хокук сакчыларына бу хакта билгеле була һәм алар кыз белән әнисен сак астына ала. Нәтиҗәдә алар бизнесменны һәм 52 яшьлек киллер тоткарлый. Әти кеше бу...
-
Сабада патриотик тәрбия айлыгы
Район мәктәпләрендә 1 февральдəн гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланды. Айлык барышында күп төрле чаралар - ветераннар, әфганчылар, Ватан сакчылары белән очрашулар, герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу, "Батырлык" дәресләре, сыйныф сәгатьләре үткәрү каралган.
-
Рөстәм Гайзуллин сессиясен япкан
- Мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга кердем. Театр училищесын тәмамлаганга 13 ел булды. Ниһаять, тәвәккәлләдем. Бу хәлгә иң күп сөенүче кеше әни булды. Югары белемле булуымны теләгәндер инде. Студент булу бик кызык икән ул. Беренче көннәрдә: «Кая килеп эләктем?», «Нигә кирәк булды соң бу миңа?» - дип бик...
-
Әни булучы хатын-кызларга түләнә торган пособияләр артты
1 февральдән әни булучы хатын-кызларга түләнә торган пособияләр артты. Бу турыда Россия социаль иминияте фондының Татарстан буенча бүлекчәсе сайтында хәбәр ителә. - Хатын-кыз консультациясенә иртә срокта исәпкә басучыларга 581,73 сум бирә башлыйлар - Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие хәзер 15 512,65 сум тәшкил итә - Яшь ярымга кадәр...
-
Татар теле рус теле белән тигезлектә: праймериз бюллетеньнәрен татарча да бастырырга рөхсәт ителде
«Бердәм Россия» партиясе съезды депутатлары праймериз өчен документларны берничә телдә ясауны хуплады. Мондый тәкъдимне Татарстане, аерым алганда "Бердәм Россия"нең Татарстан бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керткән булган. "Татарстан прартиячеләре тәкъдиме буенча, документтта бюллетеньнәрне берничә телдә ясау мөмкинлеге исәпкә алынган", - дип хәбәр ителә "Бердәм Россия"нең рәсми сайтында....
-
Кызыл Мишә авылында яшәүче Рәсимә Әхмәтова: "Чигү эшенә бер тотынсам, көне-төне шуны эшлим" [+фоторепортаж]
Кызыл Мишә авылында яшәүче Рәсимә Әхмәтованы районда үткәрелгән "Ак калфак"чылар утырышында күрдек тә сокландык. Кул эшләнмәләренең матурлыгына карап бер хозурлансак, үзенең тыйнаклыгына, зыялылыгына карап таң калдык. Күңелендәге шушы сыйфатлар ашъяулык, кулъяулыкларга, тастымал-сөлгеләргә өлгергән сусыл җиләкләр, җете кызыл чәчәкләр булып төшә останың. Шулай булмый ни, чигеләсе эшләнмәләр иң элек күңелдә бөреләнә...
-
Изге эшкә өлеш кертик
Татарстан Президенты каршында күп еллар Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы эшләп килә. Фондның эшчәнлеге балалар тормышын коткаруга, авыр тормыш вәзгыятендә калганнарга, Ватан сугышы ветераннарына, физик мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шушы изге эшкә өлешләрен кертергә теләүчеләргә "Ак Барс Созидание" фондының реквизитларын тәкъдим итәбез: ОГРН 1061600052425 ИНН/КПП 1658079690/165701001...
-
Хезмәте өчен рәхмәт белдереп
Почта элемтәсен үстерүдә һәм камилләштерүдә актив катнашуы өчен Саба районара почтамтының Шәмәрдән почта элемтә бүлекчәсе начальнигы Рәсимә Вакыйф кызы Гарифуллина "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесенең Мактау грамотасы һәм "2015 елның иң яхшы остазы" макрорегиональ профессиональ осталык конкурсының район этабы җиңүчесе Дипломы белән бүләкләнде.
-
Районда 7292 эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләре 4 процентка артты
1 февральдән районда 7292 эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләре 4 процентка индексацияләнде. Пенсия уртача 420 сумга артты. Февральдән шулай ук федераль ташламага ия 5095 кешенең айлык акчалата түләүләренең күләме 7 процентка арттырылды.