8 ноябрь 2013 яңалыклары
-
"Саба таңнары" газетасы редакциясенә кунакка Саба гимназиясе укучылары килде [фото+видео]
-
Мөэмин-мөселман кардәшләр, Гашура көне якынлаша
3 ноябрьдә кояш баю белән бергә мөселманнарның Һиҗри ел исәбе буенча Яңа 1435 елга аяк бастык. Ислам динендә ай календаре буенча Яңа ел мөхәррәм аеннан башлана. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Ә бу хикмәтле айның унынчы - Гашура көне мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала....
-
“Саба таңнары” газетасы редакциясе әниләр турындагы язмаларга, шигырьләргә бәйге игълан итә
Хөрмәтле укучыларыбыз! Ноябрь аенда иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара әниләр көне якынлаша.
-
Сабада призывниклар хокукын яклыйлар
Агымдагы елның 11-12 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләрнең хокукларын яклау һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында "Кайнар элемтә" телефон линиясе ( 8(843) 236-40-17, 236-40-98, 236-40-62) ачылачак. Бәхәсле вәзгыятьләргә ачыклык кертүдә, җентекле мәгълүмат бирүдә гражданнарга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил, хәрби комиссариат вәкилләре яшь юристлар берлеге әгъзалары ярдәмгә киләчәк.
-
Сабада “Игътибар – балалар!” кисәтү акциясе дәвам итә
Көзге каникулда старт алган "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе дәвам итә. Акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны аеруча нык контрольгә алды. Юлны тиешсез урыннан, светофорның кызыл утына чыккан укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәрелә. Шулай ук тизлек режимын сакламаучы, балаларын махсус автоутыргычлар белән җиһазландырмыйча йөрүчеләргә дә таләпләр катгый.
-
Хокук сакчылары, милиция һәм полиция ветераннарына бәйрәм котлавы
Сезне һөнәри бәйрәмегез - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән ихлас тәбриклибез. Бу тарихи истәлекле көн - фидакарь хезмәтегезгә җәмгыятьнең ихтирам белән карау билгесе ул. Хокук һәм җәмәгать тәртибен саклаудагы эшчәнлегегез һәрчак югары бәяләнә, тормыш-көнкүрештә иминлек тәэмин итүчеләр буларак, кешеләр киеренке вәзгыятьләрдә сезгә таяна. Үз бурычларыгызны закон кушканча үтәп, районда...
-
Октябрьдә район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать иткән 98 кешегә ОРВИ диагнозы куелган
Суык тидерү, ягъни ОРВИны еш кына "сезон авыруы" дип атыйлар. Табигатькә бәйле үзгәрешләр сәбәпле, һәр елны яз-көз баш калкытмый калмый ул.
-
Агымдагы елның узган тугыз аенда районда 133 җинаять теркәлгән
Әлеге дата озак еллар "Милиция көне" исеме астында бәйрәм ителде, ә өч ел элек Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде.