9 октябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда гриппны кисәтү буенча кайнар элемтә эшли
Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.
-
Марат Әхмәтов быелгы көзнең коры килүен әйтте
Сентябрьдә дә, октябрьдә дә җитди явым-төшемнең әле булганы юк, диде министр.
-
Татарстанда шикәр комының бәясе 40 сумга якын
Соңгы өч елда без мондый бәяләр күрмәдек, диде Марат Әхмәтов.
-
2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән
Балалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.
-
Камил хәзрәт: «Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлап булмый»
7 октябрь Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән традицион очрашуы узды. Чарада VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашты. Катнашучылар арасында яшь мөселман гаиләләре дә бар иде.
-
Алсу: «Беренче концертларым Казанда булачак!»
Заманында режиссер Юрий Крымов төшергән «Кышкы йокы» («Зимний сон») җырына клипны күреп, бар халык аһ иткән иде. Шуннан соң танылу, дан-шөһрәт казану көннән-көн үсә генә бара. Рәсәй исеменнән «Евроведение»дә чыгыш ясап, икенче урын яулау дисеңме...
-
Марат Әхмәтов Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлануын әйтте
Республика кырларыннан 3,7 млн тонна ашлык җыеп алынган.
-
Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү өчен 260 миллиард сум акча кирәк
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов искәрткәнчә, эшләүче россиялеләрнең пенсиясен арттыру өчен ТР бюджетына тигез күләмдә өстәмә акча таләп ителә.
-
Камал театры иртәгә тифлокомментарийлы спектакль күрсәтә
Тифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү.
-
Шәмәрдәндә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Серле гармун телләре...» − дип исемләнгән концерт программасы
8 октябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен Саба район мәдәният йорты каршында эшләп килүче − «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе «Серле гармун телләре...» − дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
-
Татарстан студенты гаҗәеп гол керткән (ВИДЕО)
Чабаксарда узучы Студентларның милли футбол лигасы матчында КНИТУ-КАИ һәм ЧДПУ арасында барган уен вакытында авиация институты студенты Норик Авдалян 11 метр ераклыктан феноменаль тибү белән аерылды.
-
Салават Фәтхетдинов улы беренчелекне яулагач: “Татарстан “рулит!” [фото, видео]
Татар эстрадасының танылган җырчысы Салават Фәтхетдиновның малае Рөстәм автоузышчы буларак зур казанышларга ирешә. Әле теге елны гына Чечняда уздырылган «AkhmatRace 2018» чемпионатында бары 5 нче генә урынны яуласа, быел ул беренчелекне бирмәгән.
-
Россия кешеләрендә электрон паспорт барлыкка килүе ихтимал
Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.