9 октябрь 2020 яңалыклары
-
Ялларда Татарстанда коры һәм җылы һава торышы булачак
Алдагы көннәрдә тәүлеклек уртача температуралар күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югары булачак.
-
Аграр көллият - финалда
Саба аграр көллияте командасы 2 октябрьдә «Начинающий фермер» халыкара бизнес уеннарында катнашып финалга чыкты. Ярымфиналда районыбыз командасы Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Воронеж, Самара өлкәсе, Дагестан Республикасы һәм Краснодар крае командалары белән көч сынаштылар. Саба аграр көллияте командасы 14 октябрьдә узачак финалда Татарстан Республикасы данын яклаячак. Районыбыз командасына финал уеннарында уңышлар һәм җиңүләр телибез!
-
Балалар Иҗат үзәгендә "Минем Татарстаным" исеме астында рәсем бәйгесе узды
Кичә Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Минем Татарстаным» дип исемләнгән рәсем бәйгесе узды. Конкурста катнашучылар рәсемнәрендә үзләренең бай фантазияләрен чагылдырдылар, рәсем жанрының төрле алымнары белән республикабызның бөтен матурлыгын күрсәтә алдылар. Конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга Дипломнар, калган катнашучыларга чарада актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
«Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин
«Көзге ташламалар декадасы» акциясе 1-11 октябрь көннәрендә үткәрелә.
-
3,1 млрд сум күләмендә кредит бирү программасы тәмамланды
1 октябрьдә Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, пандемия һәм кризис чорында хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләүгә юнәлдерелгән 0 %ка ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру тәмамланды.
-
«Салават күпере» журналының октябрь саны гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерде
Басманың концепциясе яңартылганнан соң журналның һәр саны уенчыкка охшый башлады.
-
«Ак Барс» хоккейчылары, тренерларсыз гына уйнап, «Витязь» командасын җиңде
Бу матчта «Ак Барс» өчен Югары хоккей лигасында Казанның «Барс» командасы хоккейчылары уйнады.
-
Яраткан хезмәт бәхет китерә
Кичә районыбызның бер төркем авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җитәкчеләр Казан шәһәрендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар.
-
Автобабайда катнашыгыз
ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе 13 октябрьдә 60 яшьтән узган ир-атлар арасында автомобиль йөртү буенча "Автобабай" бәйгесе үткәрә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр ЮХИДИнең район бүлекчәсенә заявкаларны (тел.: 89274142520, Гүзәл Ягафарова) бүгеннән бирә алалар.
-
Мунчалар нигә яна?
Районыбызда шәхси хуҗалыкларның мунчалары яну очраклары ешайды.