9 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Казан сөт комбинатында сөт эшкәртү күләме арту көтелә
Татарстан тәүлегенә эшкәртелә торган 3,5 тонна сөтнең бер меңен Казан сөт заводы эшкәртәчәк.
-
“Олы башы белән кеше көлдереп йөрмәсен. Тиле!” – Хәмденюшаның яңа видеосын сүгәләр
“Барс Медиа” ширкәте “Татар җыры” фестивале алдыннан шоу ясап аласылары килгән күрәсең. Хәмденюшаның чираттагы чыгарылышын “Алтын барс” сынын тапшыру тантанасына бәйләп төшергәннәр. Видеоның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсыннан фоторепортаж
Кичә, ягъни 8 ноябрь көнне, Саба гимназиясе базасында "Тату сыйныф серләре" конкурсының зона этабы үтте.
-
“Йолдызланулары җитте! – Ришат Төхвәтуллин шулай иртә сәхнәне ташлармы?”
Шоу-бизнес кысаларында гадилеген югалтмыйча калганнар өчен аерым “Кызыл китап” яза башларга вакыттыр. Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллинның иҗаты белән якыннан таныш кешеләр нәрсә әйтергә теләвемне аңлар. Бу җырчының да уңышын вакытлыча гына дип юраучылар булмады түгел. Йә заман көенә биеп, үз исемен искә төшереп торачак, йә югалачак, имеш. Әмма ул үзе сайлаган юлыннан атлый, миллилекне өлге итеп алган иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Ә тормыштагысы шундыймы соң? Халык телендә “сандугач” дип йөртелгән, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән сөйләшкәч, барысына да ачыклык керде шикелле.
-
2018 елда 2 меңләп Татарстан гаиләсе социаль ипотека торагы алды
Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең гаиләне торак белән тәэмин итте.
-
Татарстанда өч айлык кызын тәрәзәдән ыргыткан хатынны 11 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
Бетон өслеккә төшкән кыз бала җитди имгәнгән.
-
300 сумны кызганмасак
ӘЛЕ КАЙЧАН ГЫНА АВЫЛ ҺӘМ ШӘҺӘР ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ РЕФЕРЕНДУМНАР ҮТКӘРЕЛГӘН ИДЕ.
-
Һәр көрәшчегә - өстәмә премия
Бу атнада Саба спорт комплексында “Саба таңнары” газетасы призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә 13 командадан 100дән артык ир-егет катнашты.
-
Татарстанда сыер тотучыларга ярдәм чаралары артырга мөмкин
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов биштән сигезгә кадәр сыер асрый торган мини-ферма төзелешенә ихтыяҗ зур булуын әйтте.
-
Кыскартылган татар теле укытучылары барыбер мәгариф системасында калды – Илсур Һадиуллин
Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары татар теле укыткан 1224 кешенең яңадан әзерлек узганын әйтте.