9 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда йөк автомобиле катнашында булган авариянең видеосы чыкты
Кичә төнлә җиңел автомобиль зур тизлектә йөк машинасына килеп бәрелгән, бер пассажир һәлак булган.
-
“Марий Эл республикасы оешу көне” уңаеннан уздырылган спортинг-компакт буенча ачык турнир
2019 нчы елның 3 нче ноябрь көннендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ч.Ф. Маликованың концерты
8 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә укытучы һәм концертмейстер , халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты Чулпан Фаил кызы Маликованың сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә әзерләнгән концерты булып узды. Саба балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта И.В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Адель Хәлимов та үзенең чыгышы белән сөендерде. Концерт программасында татар, эстрада-джаз һәм классик әсәрләре, шул исәптән Зөфәр Шәйхетдиновның «Каен» һәм «Бик сусадым»шигырьләренә язылган 2 җыры да яңгырады. Концерт тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
-
Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова концертларында тамашачыга башка яктан ачыла
Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың гаилә белән тулы составта концерт куюлары тамашачыда зур кызыксыну уятты. 26 октябрь Уфаның «Яшьләр сарае»нда Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанованың концерты узды. Биредә Ландышның ире Фәрит Таишев һәм аларның балалары, шулай ук каенанасы, халык артисты Римма Ибраһимова да чыгыш ясады.
-
Җырчы Гүзәл Уразова ярдәм сорый
8 ноябрь җырчы Гүзәл Уразова үзенең инстаграмынды «SOS» дигән видеоязама урнаштыра.
-
Казанда тиешле булмаган урында юл аша чыккан хатын-кызны трамвай бәрдергән
Нәтиҗәдә, 63 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
-
Татар авылын эшсезлектән коткарган кыз турында федераль басма язган
Гүзәл Сәнҗапова Кече Төреш авылында бизнес ачып җибәрә һәм авыл халкын һөнәрле итә.
-
Международный день против фашизма, расизма и антисемитизма
9 ноября во всем мире — Международный день против фашизма, расизма и антисемитизма (International Day Against Fascism, Racism and Antisemitism). Он был установлен по инициативе Международной сети против расизма UNITED, объединяющей более 500 организаций из 49 стран.