10 февраль 2016 яңалыклары
-
Саба районы мәдәният бүлеге 1 урынны яулады
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең 2015 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышында иң яхшы эшләгән мәдәният бүлекләре дә билгеләп үтелде. Саба районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге эшне оештыруда иң яхшы күрсәткечкә ирешкәне өчен I урынны яулап, матди-техник базаны ныгытуга 500 мең сумлык сертификат һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.
-
Шәмәрдәнле штрафларын түләмәгән аркасында рәшәткә артына эләккән
Саба районы ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, кичә, 9 февраль көнне, Шәмәрдәндә яшәүче автомобиль йөртүче штрафларын түләмәү сәбәпле кулга алына. Штрафларын озак вакыт түләмичә йөргәне өчен ул 5 көн рәшәткә артында утырып чыгачак.
-
Мәскәү түрәләре Татарстан аркасында тынычлыгын “югалткан”
зган елга нәтиҗәТатарстан кемгә тынгылык бирми?Кризис булуга да карамастан, Татарстан сәнәгать җитештерүе тармагындагы үсеш күрсәткечләрен саклап калган. Яшерен-батырын түгел, "кара алтын" чыгаручыларга рәхмәт! Республикада яшәүчеләр дә акча кытлыгына җайлаша башлаган. Халык арасында эшләп тапкан байлыгын туздырмыйча, аны банкта саклаучылар саны арткан. Ә менә Мәскәү түрәләре Татарстан аркасында тынычлыгын "югалткан" икән....
-
Сабалылар нормадан ике тапкыр азрак күләмдә балык ризыгы куллана
2015 елда Татарстанда һәр кешегә 10,5 килограмм балык һәм балык ризыгы туры килгән. Норма буенча әлеге сан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш.
-
Кар бетләре шәһәрне баскан [+видео]
Аномаль җылы һава торышы аркасында шаккатмалы вакыйга булган. Тула өлкәсендә яшәүчеләр кар көртләре өстендә кар бетләрен күреп хәйран кала. Бөтен урам коллебола дигән бетләр белән тулган. Алар туфракта яши, әмма җылы һава торышы аркасында өскә калыккан. Бетләр 15-20 сантиметрга сикерә ала, бик тиз үрчиләр. Хәзер алар белән җирле прокуратура һәм...
-
1837 ел 10 февраль - Александр Пушкин вафат була
-
1636 ел 10 февраль - Үтүкнең туган көне: аның беренче документаль искә алынуы
-
10 февраль - Россиядә дипломатик хезмәткәр көне