10 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хакы-Татарстанның киләчәге нигезе
Республиканың үсеше социаль һәм икътисади яссылыкта да барырга тиеш, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
-
Сабадан Фатыйманы эзлим!
Мин сезгә Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылыннан язам. Яшьлек дустым Фатыйманы табарга булышыгыз әле, зинһар. Мин аны кайлардан гына эзләмәдем инде, арып беттем! Оныкларыма интернет аша да эзләтәм, Мәскәүдә яшәүче сеңлем дә компьютерда утыра, аңа да әйтәм – таба алганнары юк шул әле. Безнең якларга Татарстаннан сабан туйларына да кешеләр килә бит. Бер елны Саба делегациясе дә бар иде. Яннарына барып, дустымның исемнәрен әйтеп, алардан да сораштырып карадым – белмәделәр. Тагын кайлардан, ничек эзләргә аны – мин хәзер белмим дә инде. Шуңа күрә соңгы өметләрем белән сезгә язуым, кадерлеләрем.
-
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 67 кеше булды
Коронавирусның авыр формасы диагнозы куелган 1957 елгы ир-атны Казанның 12нче шәһәр клиник хастаханәсендә вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр.
-
Мәктәп тормышыннан...
Уку елы уңышлы башланып китте. Мәктәп тормышында бүгенге көндә иң мөһиме – куркынычсызлык. Укучылар исән-имин булсын эчен И.С.Башкиров исемендәге гомумбелем бирү урта мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. 9 сентябрь көнне Лесхоз ОП отделение командиры Мингазов Рөстәм Шамил улы белән югары сыйныф укучылары арасында очрашу булып узды. Мингазов Р.Ш. укучыларга өйрәнү эвакуациясенең кирәклеген, пожар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатып сөйләде. МЧС вәкиле катнашында өйрәнү эвакуациясе оештырылды.
-
Татарстан Президенты: Коронавирусның икенче дулкынына юл куймабыз
Рөстәм Миңнеханов барлык күрсәтмәләр алга таба да төгәл үтәлергә тиешлеген искәртте.
-
Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы биш елда үтәләчәгенә ышандырды
«Ишегалдын балалар, әниләр, өлкәннәргә дә уңайлы итәргә кирәк. Һәркемнең үз почмагы булырга тиеш», — диде Президент.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 22 час. 10 сентября до 18 час. 11 сентября 2020 г.
-
Агрострахование для татарстанских фермеров будет стоить 0 рублей
«Сейчас идет активная пора сева озимых и самое время задуматься о будущем урожае. Агрострахование является реальной возможностью для сельхозпроизводителей вести стабильную деятельность, заранее прогнозировать доходы, не опасаясь неблагоприятных погодных условий», - сообщил на совещании с районами заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия Татарстана Марат Зяббаров.
-
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә төзү-ремонт эшләре
Олы Шыңар авыл җирлегендә авыл администрациясенең яңа бинасы төзелеп бетте. Кече Шыңар авыл мәдәният йорты бинасында ремонт эшләре дәвам итә.
-
«Җитез куллар» программасы дәресләре
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәребез ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшлиләр.
-
Президент Татарстана Рустам Минниханов в прямом эфире отвечает на вопросы жителей республики
Прямой эфир с Президентом приурочен к празднованию 100-летия образования Татарской АССР. Рустам Минниханов ответит на вопросы о достижениях в областях экономики, культуры и социальной сферы Татарстана.
-
Татарстан аграрийлары авыл хуҗалыгындагы заманча технологияләрне өйрәнәләр
8-9 сентябрьдә Саба районының Тимершык авылында Саба аграр көллияте базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларның 25 хезмәткәре «Фермада заманча технологияләр - зур сөткә юл» программасы буенча укулар уздылар.
-
Юлбат авыл җирлеге гражданнарының җыелышы үткәрелде
8 нче сентябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның 2015-2020 нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район Башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Башкарма комитет Җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.
-
«Капка янында» кич утыру
9 сентябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Килдебәк авылы халкы өчен «Капка янында» дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Кич утыру - ул безгә мирас буенча килгән халык гореф-гадәтләренең берсе.
-
Тормыш тамчысы Бөтенроссия акциясе
Югары Симет урта мәктәбендә терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе үтте. Әлеге акция террорчылыкка каршы көрәштә Бердәмлек көне кысаларында үткәрелә һәм, җәмгыятьне террорчылыкка каршы көрәшкә берләштерү, Россиядә һәм бөтен илдә террор корбаннары турындагы хәтерне саклауны төп максат итеп куеп, Беслан мәктәбендә булган фаҗиганең чираттагы еллыгына багышлана. Акциядә катнашучы укучыларыбыз террорчылар кулыннан һәлак булганнарны искә алып, янәшәдәге түтәлләрдә үсеп утырган чәчәкләргә су сиптеләр.