10 октябрь 2017 яңалыклары
-
"Аның ачышларына Россия Баш командующие да бәя бирде". Бүген татар галиме Илнур Абдуллинны соңгы юлга озаттылар
Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА Фото: Расих Фәсхетдинов Профессор, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Илнур Абдуллинның кичә 63 яшендә гомере өзелде. Галим тумышы белән Саба районы Сатыш авылыннан. Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында (элекке КХТИ) ул пиротехник һәм композицион материаллардан эшләнмәләр технологиясе кафедрасын җитәкләгән. Илнур...
-
Мәхәббәт хакына (ХИКӘЯ)
Акрын гына таң атып килә. Кояш алсу нурларын бөтен җир өстенә чәчә. "Табигать уян! Уян, адәм баласы! Таң ата!" - дип әйтәсе килә кебек аның. Шуңа кушылгандай, кошлар да үзләренең матур бер көйләрен сузып җибәрәләр. Әйе, бөтен табигать ямьле шул бу вакытта. Бары тик сокланасы гына кала! Менә мин дә...
-
Бәби-бум: Алсу Фаракшина әни булган
Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина тамашачыны яңа образлары белән һәрдаим шаккатырып тора. Шушы көннәрдә артистканың бәбие туган. Зур сөенече белән ул Матбугат.ру белән уртаклашты. "Хисләр тулган. Бик көтеп алган сабыебыз. Кыз бала. Исеме Раяна. Әлегә без роддомда. Хәлем әйбәтләнеп килә. Сабыебыз исән-сау, Аллага мең-мең шөкер! Өйгә кайтубызны әтиебез...
-
Гөлназ Сәфәрова "кабак" белән авырга узган?
Гөлназ Сәфәрова Инстаграмдагы аккаунтына "корсаклы булып" төшкән фотосын урнаштырган. Гөлназ әниләр һәм бәбиләр кибетендә булган. "Биредә баланы ышанычлы няняга тапшырырга мөмкин. Балаларга уенчыклар, кызыклы китаплар күп. Ә әниләргә - кофе, дизайнлы киемнәр белән шоу-рум. Монда ук матурлык салоны һәм авырлы хатын-кызларга шәп киемнәр", - дип язган Гөлназ Сәфәрова. Ахырдан: "Мин...
-
Теләче районында янгында ике кеше һәлак булган
Янгын турында соң хәбәр ителү аркасында, кешеләрне коткарып кала алмыйлар. Татарстан Республикасы Теләче районы Ключищи авылында янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итте. Бүген иртәнге 4.40 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бер катлы бүрәнә...
-
Балтачта угърылар "Заман" кибетен "чистартканнар"
Бу очракта кибеткә видеокүзәтү куелмаган. Узган атнада Балтач бистәсендә яңа караклар барлыкка килгән, дип яза җирле басма. «Заман» кибете сатучысы яңа гына тәрәзәләр сатып җибәргәнгә 30 меңгә якын акчаны кассага салып куеп шатланырга өлгерми, кибеткә 3 егет килеп керә. Кибетченең уяулыгын киметеп, сораулар биргән булып, эшләнмәләр белән танышкан булалар. Шул...
-
Россиядә ике елда физкультура дәресе вакытында 211 мәктәп укучысы вафат булган
Министр мәктәп укучылары өчен олимпиада уздырудагы мәсьәләләргә дә тукталган. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерүенчә, 2016-2017 елларда физкультура дәресе вакытында 211 мәктәп укучысы вафат булган, дип яза «Известия». Әлеге санны Ольга Васильева Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация Советы комитеты утырышында әйткән. Министр шулай ук мәктәп укучылары өчен...
-
Чаллыда "ГАЗель" белән бәрелешү аркасында җиңел машина йөртүче һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Хәсән Туфан проспектында килеп чыккан. Чаллыда "Митсубиси" автомобиле каршы як полосага чыгып, "ГАЗель" машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Хәсән Туфан проспекты белән Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешендә килеп чыккан. 46 яшьлек...
-
Октябрьгә халык сынамышлары: Яфраклар җиргә кире ягы белән ятса, киләсе елга уңыш уңар
Көзнең икенче аена керәбез. Октябрь безгә нинди һава торышы һәм киләсе ел фасылларына нәрсә юрый? 1 октябрь - әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый. 2 октябрь - бал кортларын кышка әзерли башлыйлар....
-
Үлгән кешенең әйберләрен нишләтергә? Хәзрәт аңлатмасы
Автор: Энҗе НОГМАНОВА әзерләде Фото: Илнар Төхбәтов Хәзер муллык заманында яшибез. Мал-мөлкәт, өй тулы җиһаз, шкаф тулы кием-салым. Тик бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да бер көн, бар байлыгын калдырып, җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре - барысы да өелеп кала. Бурычлы кеше җәннәткә...
-
Каймактан чизкейк (рецепт)
Автор: Гөлүзә Василова Бик җайлы һәм вакытны күп алмый торган чизкейк рецептын тәкъдим итәм. Ясау өчен күп вакыт кирәкми, ә әзер булганын көтәргә кирәк булачак. Кичтән әзерләп төнгә суыткычта калдырсагыз яхшырак. Эш тизрәк барсын өчен беренче эш итеп желатинны эретеп суытырга куярга, аннары чизкейкның нигезен ясап суыткычка куярга, соңыннан эчлек...
-
Бавыр торты (рецепт)
Автор: Гөлүзә Василова Бәйрәм табыны өчен бавыр торты рецептын тәкъдим итәм. Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае. Бавырның элпәсен алырга,...
-
Сабабызда төзекләндерүдән соң мунча ачылды
Ял көннәрендә коммуналь мунчага бару гомуми йортларда яшәүче өлкәннәр тормышының аерылгысыз өлеше. Аларның күпчелеге өчен бу кирәкле гигиена процедурасы гына түгел, ә танышлар белән очрашу, аралашу, кәефне күтәрү мөмкинлеге дә. Әмма Сабадагы мунча ел башыннан хезмәт күрсәтүне туктаткач, әлеге мөмкинлек бетеп торды. Аңа ремонт үткәрү идеясен 2016 ел башында күптармаклы...
-
Ришат Фазлыйәхмәтов: "Юл һәлакәтенә очрап, күп кан югалттым. Мине үлгән дип уйлаганнар"
Алар гаиләдә дүртәү үсә: Ринат, Рүзәл, Рифат, Ришат. Бүген әти-әнисе һәм бер абыйсы бакыйлыкта. Ике абыйсы исән-сау, Бәрәңге районында (Мари Эл) яшиләр. Мазарбаш авылындагы төп нигез исән-сау. Җизнәләре карап тора. Әниләренең гөлләре шау чәчәктә. Ришат, туган якларыңнан кайчан чыгып киттең? - 2006 елда. 11 сыйныфны тәмамлагач. Җырларга хыял бар иде....
-
Ди-джей Радик: «Моңа кадәр дә балаларым бар иде, әмма хәзер иң мөһиме – улым туды»
Мәскәүдә яшәүче ди-джей Радик күптән түгел әти булды. Башта ул никтер бәби көткәннәрен яшереп йөрде. Былтыр, шушы вакытта, хатыны Сылу белән Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә туй гөрләттеләр. "Хатыным университетта укый, ә мин гастрольләрдә, бала - соңрак", - дип әйткән иде интервью вакытында җырчы. Сабыйга Марсель дип исем кушканнар. Хәзер...