10 октябрь 2019 яңалыклары
-
Синоптиклар секундына 18 метрга кадәрле тизлектә җил һәм яңгыр фаразлый
11-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы +4-6 градус, көндез +9-11 градус җылы булачак.
-
Әлмәттә «Оазис» мунча комплексында янгын чыккан
Янгын комплексның бер саунасында чыккан.
-
Эзмэ авыл җирлегендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Илэбэр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.
-
Җырчы Зәринә Вилданова өчен JagerMusicAwards конкурсында тавыш бирергә мөмкин
Зәринә Вилданова "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы.
-
Көз көне нәрсә ашау файдалы?
Көзен туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кояш нурлары, җылы көннәр кимегән мәлдә кешенең кәефе дә көйсезләнә башлый. Көз килде, дип моңсуланмас өчен, белгечләр менә нәрсәләр ашарга киңәш итә
-
Робототехника буенча укыту стажировкасы
9 нчы октябрь көнне Саба гимназиясе базасында робототехника юнәлешен алып баручы өстәмә белем бирү педагоглары өчен укыту стажировкасы үткәрелде. Саба гимназиясының директор урынбасары Хафизов Ф.М. педагоглар белән тәҗрибә уртаклашты. Укыту барышында педагоглар төрле төрдәге биремнәр башкардылар, фикер алыштылар.
-
Кара миләшне кышка саклыйбыз
Молибден, марганец, фтор, бакыр, магний, бор, тимер; В төркеме, Р, С, Е, К витаминнары; фруктоза, глюкоза, сахароза, пектиннар һәм дуплау матдәләре… Болар һәммәсе арониядә (безнеңчә әйтсәк, кара миләштә) бар. Халык дәвачылары аны юкка гына кулланмый шул инде.
-
Россия Пенсия фонды иминият пенсиясенең 16,4 мең сумга кадәр артачагын фаразлый
Бүген эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 15,4 мең сум тәшкил итә.
-
Роспотребнадзор укучы зарланган Казан мәктәбе ашханәсен тикшерә
170нче мәктәп укучысы пычрак тәлинкәләрне, эчемлектәге чебенне һәм перчаткасыз эшләүче ашханә хезмәткәрләрен видеога төшергән.
-
Рөстәм Миңнеханов Казанда беренче экстрим-парк төзелеше барышы белән танышты
Миллениум күпере янындагы яңа паркны 2020 елда Яшьләр көненә ачарга планлаштыралар.
-
"Китап сөючеләр "клубы әгъзалары белән "кайгырту" акциясе
Китапханәләрдә Өлкәннәр декадасы дәвам итә , һәм ул өлкән яшьтәге гражданнарга игътибар һәм кайгыртуга юнәлтелгән чараларга бай булды. Өлкәннәр көне яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм үз-үзеңне корбан итү кыйммәтләре турында искәртергә тиеш.
-
Роспотребнадзорда күз авыруларын кисәтү хакында сөйләделәр
Хәзерге вакытта дөньяда 2,2 миллиардтан артык кеше тома сукыр яки күз белән бәйле проблемалары бар.
-
Чаллыда ике автобус бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте кичә Яр Чаллы проспектындагы "Электротехника" тукталышы янында булды.
-
“Татарстан – уртак йортыбыз”
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Түбән Шытсу төп мәктәбендә укучылар өчен төрле кызыклы чаралар уздырылып тора. Китапханәдә юбилей датасына багышланган күргәзмә эшли, укучыларның буш вакытларында мәктәп музеена экскурсияләр оештырыла. Шулай ук 8 нче октябрь көнне 6 нчы сыйныф укучылары катнашында “Татарстан – уртак йортыбыз” дигән тема астында викторина уздырылды. Укучылар әлеге чараларда актив катнашалар, дәүләт символлары белән танышалар, ТАССРга нигез салыну һәм аның үсеше турында файдалы мәгълүматлар алалар.
-
МВД БАЛАЛАРЫ ТӘМӘКЕ ТАРТКАН АТА-АНАЛАРГА ШТРАФ САЛЫРГА ТЕЛИ
Россиянең Эчке Эшләр Министрлыгы балигъ булмаган балалары тәмәке тарткан ата-атналарга штраф салу идеясен күтәреп чыккан. Штрафның күпме күләмдә булачагы төгәл әйтелми.