10 декабрь 2021 яңалыклары
-
Балалар китапханәсенә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор килде
Шәмәрдән балалар китапханәсендә лицейның 6нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ю.В.Линиченко) өчен «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү» темасына әңгәмә үткәрелде.
-
Татарстанлыларны финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында катнашырга чакыралар
Чарада күп кенә өлкәләрдә салымнар, иминият, инвестицияләр һәм финанс өлкәсендә белемнәрне ныгытырга, дөрес финанс карарлар кабул итү өчен күнекмәләр алырга була.
-
11 декабрьгә һава торышы
11 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән кар явачак, урыны белән томан төшәчәк. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, аязганда -20˚, көндез -8..-13˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
“Иң нәтиҗәлесе - вакциналау”
Авыручылар кимесә дә, вәзгыять киеренке кала, ди белгечләр. Дөньяның астын-өскә китергән коронавирус белән көрәшә башланганга төгәл ике ел үтте. Инде кими ахры, җиңәбез дигәндә, яңадан баш калкыта зәһәр авыру.
-
Тамыры корыса – бетәр
2004 елдан 9 декабрь дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаны гамәлгә куйганда Берләшкән милләтләр оешмасы 2030 елга кадәр ярлылыкны бетерү, һәркемне лаеклы тормыш шартлары белән тәэмин итүне планлаштырган иде. Чөнки нәкъ менә коррупция социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән акчаның законсыз максатларга тотылуына, үзләштерүләргә юл ача.
-
Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ике Республика күләм конкурсына йомгак ясалды
9 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча 43 нче республика операторлар конкурсы һәм зоотехник-селекционерларның 4 нче Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар бүләкләде.
-
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию блоки измерений показателей качества нефти на производственном объекте в Кировской области
На линейной производственно-диспетчерской станции «Лазарево» АО «Транснефть – Прикамье» введены в эксплуатацию два блока измерений показателей качества нефти (БИК).
-
Россиядә ел ахырына кадәр яшүсмерләргә ковидтан «Спутник М» вакцинасын ясый башлыйлар
Пациентларга ике компонентлы препарат 21 көн ара белән ясалачак.
-
Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты үзенең юбилеен билгеләп үтте
Бүген Казан дәүләт аграр университетының икътисад институтына 60 ел тулды. Бу уңайдан югары уку йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында тантаналы чара узды. Институтны юбилее белән котларга дип, элек аны тәмамлаган һәм бүгенге көндә республикада җитәкче вазыйфаларын биләүче затлар да килгән иде.
-
«Һәр балага аерым якын киләбез»
2014 елда Кызыл Мишәдә урнашкан Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатын ачканда чит төбәкләр тәҗрибәсе өйрәнелсә, хәзер биредәге эшчәнлек белән танышырга башка районнардан да киләләр.
-
Татарстанлылар 2022 елда министрлыкларның өстенлекле юнәлешләре өчен тавыш бирделәр
Татарстанда 2022 елда социаль блок министрлыкларының – сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау,спорт, шулай ук яшьләр эшләре буенча министрлыкларның өстенлекле эш юнәлешләре өчен халык тавыш бирүе тәмамланды.
-
Тимер “жене” кагылган осталар һәр авылда бар һәм булачак
Һәр авылның үз кулибины була. Түбән Симеттә бу исемгә Илшат Галимов лаек. Ул печән чабу, бәрәңге арасы эшкәртү, тырмалау өчен мини трактор ясаган. Карны көрәп кенә калмый, үзтөягеч кебек читкә күчереп тә куя ала. Ул моңа өч ай вакытын сарыф иткән.