11 февраль 2020 яңалыклары
-
Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү-күчмәү гаризасы быел 31 декабрьгә кадәр тапшырыла
Бу һәркем өчен ирекле, 2021 елдан эшкә урнашканнар өчен генә мәҗбүри булачак.
-
Яшь белгечләргә аренда торагы
Саба районы авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләрне җәлеп итү максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында Тимершык авыл җирлегендә дә йортлар төзелеше дәвам итә. Чираттагы йорт Көек авылында, авыл хуҗалыгы белгечләре өчен төзелә.
-
Россия авыл хуҗалыгы үзәге көзге культуралар чәчүлекләренең кышкы торышын тикшереп тора
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр, моның өчен 17,1 мең га мәйданда монолитлар аралаштырып сайлап алынды. Барысы 55,1 мең га мәйданда тикшерү уздырылды.
-
Без хоккей уйныйбыз
8 февраль көнне Шыңар авылында Нуриев Булат Раузит улы истәлегенә багышланган традицион хоккей ярышлары булып узды, ярышта Тимершык хоккей командасы да катнашты. 9 февраль көнне Тимершык бозында район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Саба”, “Ястреб”, “Сабабаш”, “Шәмәрдән” командалары көч сынашты.
-
Әлмәт шәһәрендә ачык судомодель ярышлары
2020 елның 9 февраль көнендә Әлмәт шәһәрендә укучылар арасында ачык судомодель ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, Югары Симет (җит. Имамиев И.И.) һәм Мичән (җит.Мубараков Р.И.) мәктәп укучылары ике 1 урын, дүрт 2 урын, өч 3 урыннарга лаек булдылар. Укучыларны котлыйбыз һәм аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Оет авылында яшәүче Фәйрүзә Шәфигулла кызы Файзрахмановага - 90 яшь
Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов тәбрикләделәр.
-
Шәмәрдән авылында яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филипповага - 90 яшь
Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр.
-
Казан зоокунакханәсендә җәйге яллар вакытында хайваннар күп булыр дип көтелә
Зоокунакханә клиникада эшли, анда хайваннарны ветеринарлар карамагында калдырырга була.
-
Мишәбаш мәчетенә ай куелды
Әлеге чарада Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, авыл халкы, иганәчеләр, кайткан кунаклар катнашты.
-
Всемирный день больного
11 февраля в международном календаре обозначен как Всемирный день больного (World Day of the Sick). Это мероприятие задумано, скорее, как некий социальный шаг, направленный на поддержку людей, попавших в печальную категорию больных.