11 июль 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр турында кисәтә
Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
-
"Бердәм Россия" Татарстанда гериатрик медицина ярдәме системасының ничек төзелүен тикшерде
Чәршәмбе көнне, 10 июльдә, 21нче Казан шәһәр сырхауханәсенең конференц-залында Татарстанда «Демография " илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, шулай ук республика парламентының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, иҗтимагый активистлар һәм өлкән буын кешеләре гериатрик ярдәм системасын булдыру процессының ничек баруы турында фикер алыштылар.
-
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туйларын бәйрәм итә
Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туйларын бәйрәм итә. Бүген туйларының беренче көне. Азатның сеңлесе дус кызлары белән бергә туйга бик үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Бу хакта Азат Абитов үзенең инстаграм битендә яза.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Бүген халыкка карата игътибар җитми
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе яңа чакырылышта да гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшкә игътибарлы булырга өндәде.
-
БӘРӘҢГЕ ӘРЧҮ ДӘ ҺӨНӘР
Әле генә башланган җәйге каникулларның бер айдан артык вакыты узып та китте. Хезмәт сөючән гаиләләрдә эшләп үскән балалар аның бер генә көнен дә бушка уздырмый. Июль ае башында Саба гимназиясенең X сыйныф укучылары Айдар Җәләлиев, Раил Вафин, Әмир Галәвинны Тукай урамында триммер белән чүп үләннәре чапканда фотога төшердек. Барысы да эш коралы белән идәрә итүгә инструктаж үткәннәр һәм район үзәгенең чисталыгын саклауга үз өлешләрен кертәләр. Узган елда да каникулда җәмгыятькә файдалы хезмәттә булганнар. Кайсы төзелештә эшләгән, кайсы... “Мин Чулпан” кафесына урнашкан идем. Бәрәңге әрчедем. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Армиягә баргач кирәк булыр әле”,– диде Раил җитди генә. Егетләр эшкә Саба шәһәр җирлеге аша урнашкан. Июньдә җирле үзидарә 3 укучыны эш белән тәэмин иткән, шулай ук августта да хезмәт чиреге тукталмаячак.
-
Хәйруллин "Пусть говорят"та ниләр сөйләгән?
Луиза Хәйруллинаның ире Марат «Пусть говорят» тапшыруында булган. Анда ул банктан акча урлануы турында җентекләп сөйләп биргән. Бу хакта «Реальное время» мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.
-
Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә Бакчачы көне билгеләп үтелә башлаячак
Дәүләт Советы депутатлары депутат Валерий Власов тәкъдимен хуплады.
-
Элекке ире Айгөл Зәйнуллинаны («Болгар кызлары») чит илгә чыгарттырмый, 2 бала әнисе шок хәлендә
Tatar Today — татар яңалыклары. Татар җырыТатарстанЯңалыклар Элекке ире Айгөл Зәйнуллинаны («Болгар кызлары») чит илгә чыгарттырмый, 2 бала әнисе шок хәлендә 11.07.2019 // Tatar today // «Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллина үзенең инстаграм битендә янәдән халыкка мөрәҗәгать итеп, видео урнаштыра.
-
Рабит Батулла: "Фатир тапкан булсам, беренче елда ук аерылыр идем"
Язучы Рабит Батулла (ул вакытта әле Роберт) Мәскәүдә укыганда әти-әнисенә: “Мин марҗага өйләнәм”, – дип телеграмма суга. Авылдан: “Үзеңә кара”, – дигән җавап килеп төшә. Ул вакытта Робертка 20 яшь була.
-
Биология фәннәре докторы бал кортлары үлүенең төп сәбәбен атады
Умартачылар еш кына кырларның агулы химикатлар белән эшкәртелүе турындагы мәгълүматны вакытында алмый, дип искәртте биология фәннәре докторы.
-
"Балачак" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышты
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
«Внуково-Вилладж» кунакханәсендә 23 яшьлек татар кызын үле табалар
Чәршәмбе көнне, 10 июль иртәсендә, «Внуково-Вилладж» кунакханәсенең номерларының берсендә җыештыручы кызның үле гәүдәсен таба.
-
Татарстанда гериатрия стационарлары кайда булачагы билгеле
Ел азагына кадәр олы буын кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча 140 ятак булдырылырга тиеш.
-
Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы ихтимал
Көндез республикадада 25 градуска кадәр җылы булачак.
-
Чаллыда фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән
Әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә.