12 февраль 2019 яңалыклары
-
Концертларга йөрергә акчасы җитмәгәч, болай итә…
Безнең халык җыр тыңларга бигрәк ярата. Моның шулай икәненә концертларга барган саен инанып кайтам. Шимбә көнне булган “Татарча солянка”да җырчыларны тыңлау белән беррәттән тамашачыны да күзәтеп утырдым.
-
Балтачтагы күп балалы ана балаларын инглизчә иркен сөйләшергә өйрәткән
Җәмилә Абдуллина фикеренчә, инглиз телен әйбәт белер өчен бала татар телен яхшы белергә тиеш.
-
N-1600 " зачет төркемендә трек узышлары буенча Россия Чемпионатының I этабы"
2019 елның 10 февралендә рамен ипподромында "N-1600"зачет төркемендә трек узышлары буенча Россия чемпионатының II этабы узды.
-
Заманасына күрә карагы
Компьютерны уйлап табучыларга караганда, аны җимерүчеләр алданрак туган, дигән әйтем бар. Банк карталарын куллана башлаганга күп гомер узмады, мошенниклар аларны файдалану җаена тиз төшенде.Заманына күрә караклык та үзгәреп тора. Элек транспортта кесәне, сумканы кисеп, акча урлыйлар иде. Хәзер угрылар өйдән дә чыгып тормый, алдыңны-артыңны карап йөрмәсәң, картаңдагы акчаңнан минут эчендә җилләр исә.
-
Филүс Каһиров Нью-Йоркта татарча бии [видео]
Хәзерге вакытта Филүс Каһиров Америка буйлап гастрольләр белән йөри. 10 февральдә Нью-Йоркта узган концертында ул җырлап кына калмаган, татарча биеп тә күрсәткән. Әлеге мизгелдән видеоларны инстаграмда хатыны Эльмира Каһирова җырчының фан-төркеменең сторисында урнаштырган.
-
Иске Икшермә мәдәният йортының "Сударушки" ансамбле А.В.Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивалендә чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды
10 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортының "Сударушки" ансамбле Казан шәһәрендә үткәрелгән А. В. Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивалендә чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.
-
Урам сәүдәсе кире кайта?!
Автобус тукталышлары һәм халык күпләп йөргән урыннарда кечкенә кибетләр, ягъни киоскларны кире кайтарырга мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге закон проекты тәкъдим иткәннәр.
-
Казанда “Түбәтәй” рестораннары арта, Салават та килде, чәйләрен мактый [видео]
Алдан хәбәр иткәнебезчә, 9 февральдә Казанның Бауман урамы 47 йортта икенче “Түбәтәй” татар милли тиз туклану ресторанының рәсми ачылышы узды. Биредә җыелган кунакларны тәмле ризыклар, күңелле бәйрәм рухы, җанлы аралашу берләштерде. Җырчы, продюсер Салават Миңнеханов та “Түбәтәй” ачылышында катнашып, Tatar Today’га аларның креатив, милли булуларын, тәмле татар чәйләрен эчеп туймавын сөйләде.
-
Йолдыз Миңнуллина Нурбәк Батуллага Җәлил премиясен бирү премия дәрәҗәсен күтәрде дип саный
Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә уңыш казанган яшьләргә бирелә.
-
Уен барышында җиңелеп барган “УНИКС” соңгы чиректә өстен чыгып җиңде
“УНИКС” баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының лидерларын җиңделәр.