12 июнь 2014 яңалыклары
-
Үзебезнекеләргә тавыш бирик
intertat.ru үткәргән фотолар бәйгесендә безнең як Сабантуйларыннан да фотолар бар! Тавышларыбызны бирик, бәлки ул фотоларда сез дә бардыр! http://intertat.ru/tt/sorashtyru-tt/63-konkurs.html
-
Бәяләр үзгәргән
Казанда узган атна дәвамында азык-төлек базарында бәяләр үзгәргән. Шулай итеп,тавык йомыркасына (3,3%), алмага (1%), колбасага, сыек майга, сырга (0,1-0,4%) бәя кимегән. Җимеш-яшелчә продукциясеннән кишергә (4%), башлы суган, бәрәңге, яшь кәбестәгә (1,2-2,3%) бәя арткан. Моннан тыш, эче алынган тавык (1,5%), тары ярмасы, карабодай, шикәр (0,8-1,1%), бодай оны, токмач, дөге, майлы эремчек,...
-
Татар Икшермәсе авыл клубы өстәл теннисы сертификаты белән бүләкләнгән
Халык кайда - Татарстан Дәүләт Советы Депутаты, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге советы әгъзасы Геннадий Глушков шунда булыр. Бу юлы да депутат җитди миссия белән килгән иде. Мәдәният елы уңаеннан Татар Икшермәсе авыл клубын (мөдире Илгизәр Фәрхуллин) өстәл теннисына сертификат белән бүләкләде. "Бердәм Россия" партиясе үткәргән акция авылда тормыш...
-
Нидерландтан чебиләр кайткан
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан "Бигеш" Халыкара аэропортында Нидерландтан "Тукай нәсел репродукторы" ҖЧҖ адресына кайтарылган тәүлеклек чебешләр партияләре (28152 баш) тикшерелде һәм рәсмиләштерелде. Тикшерү һәм документларны карау барышында республикага кош-корт кайтару һәм транспортировкалауның ветеринария-санитария кагйдәләренең һәм...
-
13 июньгә каршы кич - язмышлар билгеләнә торган Бәраәт киче
Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә
-
Күңел күзе аша
5 июньдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба, Кукмара, Теләче районнарын берләштергән җирле оешмасының хисап конференциясе узды.
-
Медицина хезмәткәрләрен тәбриклибез
Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз. Бу көнне ак халатлы шәфкать ияләрен, үзләрен дәвалаган, гомерләрен саклап калган табибларны күпләр ихтирам белән искә ала. Дәвалау-профилактика учреждениеләре нинди генә заманча аппаратуралар белән җиһазланмасын, сәламәтлек саклауның төп куәте югары квалификацияле кадрларда -...
-
Россия көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! 12 июньдә илебез халкы Россия көнен бәйрәм итә. Моннан 24 ел элек дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгәннән соң, Россия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты. Шушы еллар эчендә Россия үзенең дәүләтчелек нигезен төзеп, зур юл үтте, дөнья күләмендә танылуга иреште, абруй казанды. Безнең...
-
Саба Сабан туенда кем батыр калган?
Районыбызда һәм авылларда шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтте. Кайсы гына авылны алсак та, һәркайда бәйрәм шаукымы, кешеләрдә күңел күтәренкелеге иде. Сабантуйлар авыл кешесенең яшәешенә матурлык, дәрт өсти, тормышыбызга ямь бирә. Яшәртү кодрәтенә дә ия әле ул. Өлкәннәрне яшьлекләренә кайтара, яшьләрне җилкендерә, хатын-кызларыбызны тагын да гүзәлрәк итә, егет-кызларны очраштыра-кавыштыра. Сабантуйларына илнең ерак төбәкләренә...
-
Майда үскән печән туклыклы
Күктән яңгыр көтә-көтә, җирдәге булган уңышны җыйный авыл хезмәтчәне. Барына шөкер итеп, кышка терлекләргә азык хәстәрли торырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 июньгә барлыгы 380 тонна печән, 5032 тонна сенаж әзерләнгән. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында - 1303 тонна, "Мичән"дә - 860, "Симет"тә 600 тонна сенаж...