12 июнь 2020 яңалыклары
-
Паспорт тапшыру
Бүген, 12 июньдә, Россия Федерациясендә Россия көнен - милли бәйрәмне билгеләп үтәләр. «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә 14 яше тулган гражданнарга Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан паспортлар тапшыру оештырылды.
-
Зилә Вәлиева: Конституциягә социаль төзәтмәләр гаиләләр иминлегендә чагылыш табачак
Дәүләт яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачак, диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.
-
«Ярдәм янәшә!»
Бүген районыбызга аерым категория гражданнарга катлаулы эпидемиология вәзгыяте чорында Татарстан Президенты инициативасы белән булдырылган азык-төлек продуктлары җыелмасының чираттагысы кайтты. «Ярдәм янәшә!» «Помощь рядом!» проекты кысаларында күрсәтелгән Хөкүмәтебез ярдәме бу юлы да 540лап гаиләгә тапшырылачак.Бүген һәр авыл җирлегендә һәм Сабада аларны тарату оештырылачак.
-
Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия көне белән котлады
Россия – төрле халыклар яши, төрле мәдәниятләр, төрле диннәр бергә үсә торган гаять үзенчәлекле ил, диелгән Президент котлавында.
-
«Күңелле балачак»
Балаларның җәйге яллары дәвам итә. Кичә Сабаның Мәктәп урамындагы балалар мәйданчыгында район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан күңелле чара үткәрелде.Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар,уйнадылар,көлделәр, шаярдылар!Каникулдагы бәхетле мизгелләре шулай җәй буе дәвам итсен!
-
Россия көне белән
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме – Россия көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Мөһим сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр символына әверелгән бу бәйрәм, төрле милләт вәкилләрен берләштереп, Россия Федерациясе гражданнарының дус-тату яшәүгә һәм ватанпәрвәрлеккә омтылышларын гәүдәләндерә. Безне уртак йортыбыз – Россия Федерациясен икътисадый куәтле һәм алга киткән дәүләт итү максаты берләштерә.