12 июль 2021 яңалыклары
-
Сатыш авыл җирлегендә юл ремонтлау эшләре
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил аркасында янә шторм кисәтүе игълан ителде
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +11, +16, көнбатышта +19, көндез исә +26, +31 градус тәшкил итәчәк.
-
Спортинг-компакт буенча ачык турнир
10 июль көнне Песчаный бистәсенең “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты, тренерлары Алексеев Юрий Владимирович.
-
«Ривьера» аквапаркында агуланган биш бала хастаханәгә озатылган, берсе – реанимациядә
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында аквапаркка килүчеләрнең нәрсә белән агулануын әлегә әйтә алмыйлар.
-
"Чигү чигәм асыл җепләр белән" исемле мастер - класс
Шәмәрдән балалар китапханәчесе Резеда Галиакберова "Чигү чигәм асыл җепләр белән" исемле мастер - класс оештырды. Күпчелек малайлардан торган төркем өчен мастер - класс бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Малайларыбыз бөтен күңелләрен, игътибарларын туплап, зур кызыксыну белән чигү серләренә төшенделәр. Үз хезмәтләренә бик куанып, сөенеп, алга таба да очрашуга чакырып калдылар. Рәхмәт балаларда чигүгә, бизәкләргә мәхәббәт уятуыгызга.
-
Лесхоз бистәсендә картинг буенча ТР Беренчелеге булып узды
9-10 июль көннәрендә Лесхоз бистәсендә картинг буенча ТР Беренчелеге булып узды. «Олимп» мәктәбендә тәрбияләнүче егетләр әлеге ярышта катнашып, осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, «Торнадо-1» командасы 1 урынны яулады (Гәрәев Артур, Йосыпҗанов Рәмзил, Хөсәенов Айзат), «Торнадо-2» командасы 5 урынны яулады (Насыйбуллин Данис, Вәлиев Рөстәм, Никоноров Станислав). Афәрин! Егетләрне һәм аларның тренерлары И.Насыйбуллинны, Р.Исрафиловны һәм механик А.Юсуповны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
«Язык - живая душа народа» дип исемләнгән ачык фольклор фестивале
Халык фольклоры - ничек яхшы, ул исән! Исән генә түгел, безнең янәшәбездә, туган авылыбыз Ике басу Арташта яши. Ике басу Арташ мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе территориясендә «Язык - живая душа народа» дип исемләнгән ачык фольклор фестивале булып узды. Дәртле, күңелле, халыкчан, шат күңелле, рухландыргыч - барлык бу эпитетлар фестиваль барышында кулланылды.
-
Татарстанда бер атна эчендә кишер һәм кәбестә бәясе 6 процентка арткан
Башка төп азык-төлек продуктларына бәяләр сизелерлек үзгәреш кичермәгән.
-
Туктар авылында яшәүче Ганиева Дөрлиҗиһан Фәттах кызына - 90 яшь
Туктар авылында яшәүче Ганиева Дөрлиҗиһан Фәттах кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дөрлиҗиһан Фәттах кызын юбилее белән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Х.Я.Касыймов һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н.Заһидуллин котладылар.
-
Югары Шытсу авылында волейбол ярышы узды
Югары Шытсу авылында яшьләр көненә багышланган волейбол ярышы булып узды. Ярыш дәвамында мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт куелды.
-
Туйлар саны арткан
ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлар караганда, быел 6 айда районда 92 сабый дөньяга килгән (бу санга Казан хастаханәләрендә туу турында таныклык бирелгән балалар керми), 206 райондашыбыз вафат булган, 64 пар язылышкан, 28 гаилә таркалган. Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында 130 бала туган, 205 кеше мәңгелеккә күчкән, 37 пар никахын рәсмиләштергән, 20 пар аерылышкан. Саннардан күренгәнчә, районда гаилә коручыларның артуы гына куандыра. Башка саннар күңелсез статистика булып тора. Иң популяр исемнәр Әмир, Ислам, Сәйдә, Динә, Әминә, Айлим, Айлимә.
-
ТР Дәүләт Советы спикеры Уфада яшәүче татарга открытка җибәрде
Моның өчен республика парламенты рәисе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең цитатасы язылган открытканы сайлап алды.
-
1 мең сумлык яңа акчада Болгар сурәте дә булырга мөмкин
Банкнотларның уң як ягына эләгү өчен Түбән Новгород Кремле, Төп ярминкә йорты, шулай ук скульптор Вера Мухинаның Максим Горький һәйкәле көч сынаша.
-
"Бердәм Россия" партиясе балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча халык программасы турында сөйләде
«Бердәм Россия» депутатлары ана капиталын куллануны киңәйтү, күп балалы гаиләләр өчен НДФЛны юкка чыгару, гаиләләргә, ятимнәргә ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрелгән очрашу халык программасының шушы пунктларына багышланды.
-
#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылды
1,5 ай эчендә премиягә Россиянең 85 регионыннан 15 меңгә якын гариза килгән.