12 декабрь 2022 яңалыклары
-
Хөрмәне ничек дөрес итеп сайларга?
Үзе тәмле, үзе авызны бөрештерә. Хөрмә җимешен сатып алганнан соң, күпләр шундый күренеш белән очраша. Бу җимешне ничек дөрес итеп сайларга?
-
Ришат Фазлыйәхмәтов буранлы юлда авариягә эләккән
Популяр татар җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов юл һәлакәтенә эләккән. Машина юл кырыена чыгып очкан. Бу хакта артист үзе хәбәр итә.
-
Фехтование буенча Россия 2022 елгы беренчелеге
8 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең Гимнастика үзәгендә 15 яшькә кадәрге спортчылар арасында фехтование буенча Россия 2022 елгы беренчелеге узды. Бу ярышларга җитди әзерлек булды.
-
Буа шәһәрендә «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал этабы узды
9-11 декабрьдә Буа шәһәрендә «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының финал этабы узды.
-
Рөстәм Нәбиев: Үләм икән дип уйлаган идем
Хәбәр итүебезчә, билгеле блогер Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә Килиманджаро тавына менде. Бу тауга менү минем өчен иң авыры булды, диде ул. Чынлап та, куллар белән тауны яулау җиңел эш түгел – организмга зур көч килә. 11 декабрьдә Рөстәмнең дә хәле кинәт начарая. Үзе әйтүенчә, тән температурасы кисәк кенә 40 градуска кадәр күтәрелгән, калтырана, эче нык итеп авырта башлаган.
-
Мобилизациядән качып, чит илгә китүчеләр күбрәк салым түләячәк
Аларга салым күләме 30%ка кадәр җиткерелә. Мобилизациягә эләгүдән куркып, Россиядән чит илгә чыгып китүчеләр күбрәк салым түлиячәк. Алар өчен салым күләме 30%ка җиткерелә, дип белдергән Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Евгений Федоров.
-
Бадминтон буенча «Башкортостан Республикасы Кубогы» бөтенроссия ярышлары
2022 елның 5-9 декабрендә Уфа шәһәрендә бадминтон буенча «Башкортостан Республикасы Кубогы» бөтенроссия ярышлары узды.
-
Гади авиамодельләр буенча зона ярышлары
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының 2022-2023 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә 9 нчы декабрь көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади авиамодельләр буенча зона ярышлары булып узды.
-
Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән илебезнең төп законы – Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн белән котлыйбыз.