13 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 14 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
-
Работник АО «Транснефть - Прикамье» - в числе лучших метрологов Республики Татарстан
Начальник участка калибровки средств измерений Альметьевского районного нефтепроводного управления (РНУ) АО «Транснефть - Прикамье» Сергей Маланчев признан победителем в номинации «Лучший метролог» республиканского конкурса профессионального мастерства в 2020 году.
-
АО «Транснефть – Прикамье» подтвердило соответствие международным стандартам систем менеджмента
Эксперты международно признанной организации провели аудит энергетического, экологического менеджмента, а также системы менеджмента охраны здоровья и обеспечения безопасности труда нефтеперекачивающей станции «Елизаветинка» и аппарата управления Ромашкинского районного нефтепроводного управления.
-
Өчиле авылындагы чыккан янгында ир-ат һәлак булган
Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Өчиле (Сүлә) авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгып, 1967 елгы ялгыз яшәгән ир-атның гомере өзелде. Ут аның тәмәке тартканда тиешле саклык чаралары күрмәве аркасында чыккан дип фаразлана. Ягъни төпчекне сүндермичә йоклап киткән булырга тиеш. Янгын сүндерүчеләр аның мәетен янган конструкцияләрне актарган вакытта табып ала.
-
“Арсенал” операциясе
Утлы коралның, сугыш кирәкяракларының һәм шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне кисәтү һәм ачыклау максатында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге полиция хезмәткәрләре бу чара белән кызыксынган органнар белән берлектә 16-20 ноябрь көннәрендә районыбызда “Арсенал” оперативпрофилактика операциясе үткәрәчәк. Операциясе барышында рөхсәт белән алынган коралларны саклау тәртибе дә тикшереләчәк.
-
Татарстанлылар шәхси санлы сертификатлар программасы кысаларында укуга кереште
33 меңнән артык россияле «санлы» юнәлешләрдә түләүсез квалификация күтәрүгә шәхси цифрлы сертификатлар алды. Белем бирү курсларына 4,4 мең татарстанлы язылган, бу барлык 48 төбәк арасында абсолют рекорд булып тора.
-
Татарстанлыларны «ТыЭтоЯ» балалар мультфильмнары федераль конкурсында катнашырга чакыралар
Балаларның һәм ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләренә багышланган «ТыЭтоЯ» мультфильмнар конкурсы игълан ителде. Гаризаны аерым катнашучылар да, иҗади коллективлар да бирә ала.
-
«Татмедиа» телеграм-каналына язылучылар саны 10 мең булды
Узган өч атнада «Татмедиа» телеграм-каналы ике тапкыр Татарстанда иң күп укыла торган канал дип табылды.
-
11 ноябрьдә Шәмәрдәндәге шәхси хуҗалыкларның берсендә ут чыгып, мунча янды
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү алып барыла. Ут мунча миченә якканда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәү сәбәпле чыккан дип фаразлана.
-
РАЙОН РЕЗИДЕНТЛАР КӨТӘ
“Резиденция” сүзен барыгызның да ишеткәне бардыр. Синонимы, ягъни аңа аваздаш сүз “торак яки җитештерү мәйданы” була инде.
-
“Игенче” быел да беренче
Өченчекөн районда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын тагылма агрегатларны ремонтлауга әзерләү барышын тикшерү буенча комиссия эшләде. Аңа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Илнар Габбасов җитәкчелек итте. Комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кышка әзерлеген 70 баллы система буенча бәяләде. Әлеге традицион конкурста “Игенче” җәмгыятенең беренче урынга чыгуын шулай буласы алдан көтелгән нәтиҗә дип бәяләргә кирәк.