13 декабрь 2013 яңалыклары
-
Камада суга батып үлгән кешенең гәүдәсе табылган
Бер ир-атның үле гәүдәсе Каманың Тукай районы Белоус поселкыннан ерак булмаган урыннан табып алынган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ир-атның гәүдәсе кичә 15.00 сәгатьтә коткару хезмәте һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тартып чыгарылган. Вафат булучының 1959 нчы елда туган булуы...
-
"Мин һәм минем машина", "Әниләр бәйрәме" конкурсына нәтиҗә ясалды [фоторепортаж]
-
“КамАЗ” машинасы “ЗАЗ Вида” белән бәрелешкән: корбаннар бар
Казан - Оренбург юлының Чистай районы турысындагы 134 нче чакрымында "КамАЗ" машинасы "ЗАЗ Вида" белән бәрелешкән һәм юлдагы очрашу фаҗига белән төгәлләнгән. Йөк машинасы белән идарә иткән 1964 нче елгы шофер юл йөрү кагыйдәләренең 8.8 нче пунктын бозып, транспорт агымнарын капма-каршыга бүлә торган юл сызыгы булган килеш, юл чатыннан тыш...
-
Саба гимназиясе укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Шушы көннәрдә "Казан Кремле музей тыюлыгында" "Зәңгәр планета-2013" Бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар. Әлеге бәйгедә безнең районнан катнашкан VII сыйныф укучысы Алсу Галимҗанова (Саба гимназиясе, укытучысы Фәридә Сөнгатуллина) XI Бөтенроссия балалар экология форумы "Жизнь леса и судьба людей" номинациясендә әдәби конкурс лауреаты исемен алды һәм Россия Язучылар берлеге дипломы белән бүләкләнде.
-
"Саба таңнары" газетасы интернет кулланучылары арасында Яңа ел лотереясы уздыра: катнашмый калма!
Дуслар! Супер яңалык! Бу юлы без конкурсны якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан игълан итәбез. Шарты бик гади.
-
2014 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме арта
2014 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме 5554 сум булачак. Хәзергә ул 5205 сум тәшкил итә.
-
Мәгариф учреждениеләрендә эшләүче поварларның хезмәт хакларына 20 процент өстәмә түләү билгеләнәчәк
2014 елның 1 гыйнварыннан мәгариф учреждениеләре азык блокларында эшләүче поварларның хезмәт хакларына 20 процент өстәмә түләү билгеләнәчәк. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетына мәктәп ашханәләре эшчеләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Татарстан Президенты әнә шундый карар кабул итте.
-
Сабада 35 укучыга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар [фото]
Россия Конституциясенә 20 ел тулу уңаеннан районда рәсми чаралар үткәрелде. Кичә Балалар иҗат үзәгендә 35 укучыга тантаналы шартларда паспортлар тапшыру да шушы бәйрәм кысаларында үтте. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Россия гражданлыгын алуларын раслаучы төп документ алучыларны Конституция көне белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук укучылар алдында Федераль...
-
Терлекчелек тораклары янындагы силос, сенаж салынган чокырлар фотога төшерелеп район сайтына куелачак
Сенаж чокырын - сайтка Район хуҗалыкларында бүген тәүлеккә бер савым сыердан уртача 16 килограммнан артык сөт савыла.