14 март 2014 яңалыклары
-
Иске Икшермә авылында янгын чыккан [фото]
10 март көнне төнге 2 сәгать 25 минутта Иске Икшермә авылында янгын чыккан. Фаҗига нәтиҗәсендә бер хуҗалыкның мунчасы һәм сарае янып беткән. Йорт хуҗаларына зыян килмәгән. Янгын мунча миченең төзек хәлдә булмавыннан килеп чыккан. Бу хакта "Саба таңнары"на Саба янгын күзәтчелеге хәбәр итте.
-
Хоккейчы кыз Алсу Рәхимова: "Хоккей – минем яшәү рәвешем"
Хоккейны чын ирләр генә уйный дип җырланса да, күп көч сораган әлеге спортны хәзер хатын-кызлар да үз итә. Алай гына да түгел, егетләрдән уздырып шайба сугучылар бар. Саба кызы Алсу Рәхимова - шундыйларның берсе. Ягымлы, елмаеп кына торган ачык йөзле 15 яшьлек бу кыз бер күрүдә үзенә җәлеп итә. Аның...
-
Казанда пассажир автобусы ут баганасына килеп бәрелгән: зыян күрүчеләр бар
Бүген иртән Казанның Авиатөзелеш районында пассажир автобусы катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган : ул ут баганасына килеп бәрелгән. "Татар-информ" агентлыгына шаһит белдерүенчә, автобус Челюскин урамыннан Копылов урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Воровский урамы юнәлешендә уң якка борылганда, автобус йөртүче тизлекне киметмегән һәм ут баганасына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, кешеләр зыян күргән,...
-
Яшь егет ялгыз карчыкның үлемтеккә дип җыйган акчасын урлаган
Буа районында авылда яшәүче 27 яшьлек егет ялгыз карчыкның акчасын урларга була. Өй ишеге бикле булгач, веранда тәрәзәсеннән керә. Шундагы бикләнмәгән сандыкны ачып, акча эзли башлый. Карак үз дигәненә ирешә: әбинең үлемтеккә дип җыйган 23 мең сум акчасын урлый. Тик пенсия акчасына озак күңел ачарга өлгерми, полиция хезмәткәрләре егетнең эзенә...
-
Украинда яшәүче якташыбыз Хәдичә апа Мусина: «Борчу гына түгел, фаҗига бу»
Бүген Украинадагы киеренке вәзгыять халык теленнән бер дә төшми. Телевизорны ачсак, яңалыклардан шуны гына карыйбыз. Җәмәгатьчелекнең игътибары хакимият өчен көрәш барган Кырымга юнәлде.
-
Узган елны районда кичке сәгатьләрдә аракы сатуның 11 очрагы теркәлгән
Безне барыбызны да уртак сыйфат - кулланучылар булу берләштерә. Ел саен 15 мартта шушы өлкәдә хокукларыбызны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында, чыннан да, яклануга мохтаҗбыз. Чөнки кулланучыларның хокукын бозу - шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән?...
-
Тестлаштыру наркотик кулланудан коткарырмы?
-
Уртак эштә бердәмлек кирәк
Авылым өчен сөенәм. Биредә алтмышынчы еллардан башлап, дуңгызчылык юнәлешендә эш алып барылды. Үзенчәлекле исе белән генә түгел, татарга ят терлек булуы белән дә бизәмәде авылны дуңгызчылык. 2008 елда хуҗалык "Шытсу" җәмгыятенә үзгәртелгәч, сөтчелек комплексы булдырылып, яшәеш тамырдан үзгәрде. Югары Шытсу халкы сөенеп бетә алмады бу үзгәрешкә. Ферма эшчесе резина аяк...