14 май 2022 яңалыклары
-
Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат
75 нче яшендә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган. Танылган җырчының йөрәге кичке җидедә туктаган. Әлеге хәбәрне аның хатыны Светлана Ибраһимова раслаган.
-
Роспотребнадзор Татарстанда холера таралу турындагы мәгълүматны кире какты
Республикада ваба авыруы (холера) таралуга юл куймау өчен нинди чаралар үткәрелүе турында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр. Саклану чаралары турында «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлаттылар.
-
Балкон ишелгәндә фатир хуҗабикәсе һәлак булган
Воронеж шәһәрендә балкон ишелгәч, бер хатын-кыз һәлак булган.
-
15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында районыбызның “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның " Күз нурларым" спектаклен кабатлап күрсәтте.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Саба мәдәният йортында районыбызның “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым” спектаклен кабатлап күрсәтте.
-
Тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган сабалыларга Президент рәхмәт белдерде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган Саба хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Котлау сүзләрен Татарстан җитәкчесе Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә телеграмма итеп юллаган.
-
Хөрмәтле Байлар Сабасы халкы!
Ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 14 май көнне сәгать 09:30 дан 16:00 га кадәр Сосновая, Солнечная, Пушкин, И.Башкиров, А.Кәримуллин, Жиңүнең 55 еллыгы, З.Хәбибуллин урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
-
Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм
13 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова А.И. катнашында, Халыкара гаилә көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырдылар.
-
Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды
2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды.