14 июль 2020 яңалыклары
-
Татарстанда 37 градуслы эсселек көтелә
Республикада урыны белән көчле яңгыр, боз һәм көчле җил булырга мөмкин.
-
Сабада экологик велойөреш үтте
Бүген Саба шәһәр җирлегенең башкарма комитеты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яшь гвардиячеләре» Саба җирле оешмасы, Саба яшьләр парламенты экологик велойөреш үткәрде. Акциядә катнашучылар Сабаның төньяк-көнчыгышындагы гидротехник корылмалары яр буйларын чистарттылар.
-
«Ветеран янәшә яши» категориясе буенча килгән 29 мөрәҗәгатьнең 25е хәл ителгән
«Шикаятьләр буенча, Имәнлек урамында сугыш ветераны йорты белән янәшә җәяүлеләр тротуарын төзекләндерү буенча чаралар күрелгән», — диде Сәрия Сабурская.
-
Быел беренче яртыеллыкта «Халык контроле» системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән
Җирлекне ямьләндерү, юллар “Халык контроле” системасында иң актив категорияләр булган.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз хакында кисәтә
Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.
-
25 июльдә «Казан» гаилә үзәгендә «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме булачак
Касә янында балалар модель түгәрәкләре эшләячәк, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, мастер-класслар узачак.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 14 июля до 18 час. 15 июля 2020 г.
-
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе сәүдә үзәкләре, кафеларны ачарга тәкъдим итте
Чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчү өчен яңа төрдәге Covid-19 коронавирусының таралу коэффициенты 0,5 булырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге күрсәткеч 0,9га тигез.
-
Редакциябездә экскурсия
Бүген редакциябездә кунакта Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә гимназиянең 3нче сыйныф укучылары булып (сыйныф җитәкчесе Билалова А.А.), редакция эшчәнлеге белән танышып киттеләр.
-
Эзмә авыл җирлегендә экологик сәгать
Елга буена барып балык тотарга яратсак та, алар турында һәрберебез тирәнтен белеп бетерми. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре 13 июль көнне «Мир животных» энциклопедиясенә нигезләнеп елга буенда «Балыклар дөньясына сәяхәт» дигән исем астында экологик сәгать уздырдылар. Балалар безнең сулыкларда, диңгездә яшәүче балыклар турында бай мәгълүмат тупладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балык тотып,тәмле балык ашыннан авыз иттеләр.
-
Путин дәүләт хезмәткәрләренең окладын 3 процентка индексацияләүне раслады
Россия Президенты указы хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
-
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе пляжларда су коену тыелганлыгын искәртә
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус белән зарарлану куркынычы турында кисәтте.
-
Кабан күле яр буенда ачык һавада кино күрсәтүләрнең яңа сезоны башлана
Программаны Татарстан режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» тулы метражлы проекты тәмамлый.