14 август 2019 яңалыклары
-
Саба районы – лидер
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча лидер районнарны атадылар.
-
Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия җитәкчеләре белән хоккей уйнады
Бату Хасиков һәм Игорь Бабушкин Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде.
-
Казанда әнисе ялгыш идәнгә төшереп җибәргәннән соң, яңа туган сабый үлгән
Ана өч атналык баласын коендырган вакытта имгәткән.
-
“Бәхетле картлык” йортларын төзү өчен 400 миллион сумга якын бирергә әзер
Матбугат хәбәрләреннән күренгәнчә, Япониянең Tokushukai Medical Group холдингы Татарстанда Бәхетле картлык йортлары төзү өчен 400 миллион сумга якын акча кертергә әзер. Бу хакта “Татарстан Республикасы ФармМедПолисы” кластеры президенты Альберт Гайфуллин белдергән.
-
Лилия Биктимирова Гүзәл Уразова белән балачакта төшкән ФОТОсын күрсәтте
Һәркем үзенең яраткан артистлары балачакта нинди булулары белән кызыксына. Мөгаен шуны искә алып микән, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Биктимирова үзенең ахирәте, якташы Гүзәл Уразова белән ерак балачакта төшкән фотосурәтен Инстаграм аккаунтына куйган.
-
Алимент түләмәгәннәр өчен нинди җәзалар каралган?
ЗАГС мәгълүматлары буенча, узган ел республикада 24 меңнән артык пар кавышкан, ә аерылышучылар саны 13 меңнән арткан. Аерылгач та, ваемсыз гына икең ике якка кул болгап китеп булмый. Уртак балалар булса, араны бигрәк тә суытырга ярамый. Сабыйны тәрбияләү – ананың да, атаның да бердәй бурычы.
-
Байлар Сабасы бистәсе урамнарында агачларны матурлау эше алып барыла
Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эшен муниципаль контракт нигезендә Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара. Алар көче белән район үзәге яшеллеккә һәм матурлыкка күмелеп утыра. Шушы көннәрдә агачларның корган ботакларын кисү эше башкарыла.
-
Казанда «Татар киносы атналыгы» программасы билгеле
Соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны 23-31 августта «Мир» кинотеатрында күрсәтәләр.
-
Авыл халкы нигә кими?
Аксубай районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булды.
-
СӘГАТЕ ДӘ КАДЕРЛЕ ЧАК
Быел урып-җыю катлаулы һава шартларында бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Ринат Нигъмәтҗанов әйткәнчә, 1-12 августларда явым-төшем күләме 90 миллиметрга якын тәшкил иткән, ягъни айлык нормадан (56 мм.) күпкә арткан. Ә көзге культуралар инде тәмам өлгергән. Яңгырлар аркасында иген басуларына кереп булмаса, башаклардан бөртек коелачак, борчакның кузаклары ачылачак. Димәк, югалтулар зур булырга мөмкин.
-
Татарстанда беренче «Мобиль поликлиника» пациентларга ашыга
8 август көнне Тәтеш районының Бакырчы авылында беренче мобиль медицина комплексы хезмәт күрсәтә башлады. Аның төп бурычы -Татарстанның кече авылларының пациентларына хезмәт күрсәтү. Медицина хезмәтенең яңа форматының эшенә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков старт бирде. Ай ахырына кадәр шундый ук өч мобиль поликлиника эшкә керешәчәк.
-
День выгула черепахи
Мы живем своей жизнью, бегаем по интересным местам... Но знаете что?