15 октябрь 2019 яңалыклары
-
Сабабаш-Лесхоз-Саба маршруты буенча экскурсия
Сабабаш авыл мәдәният йорты житәкчесе Сабабаш авыл халкы өчен Сабабаш-Лесхоз-Саба маршруты буенча экскурсия оештырды. Алар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, "Кыңгыраулар" музеенда булдылар. Сувенир цехының һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең эш процесслары белән таныштылар. Аннан Байлар Сабасында «Сабантуй»күңел ачу үзәгендә булдылар. Экскурсия барышында районныбыз икенче яктан ачылды. Һәр урын үзенең мавыктыргыч һәм матур булуы белән аерылып торды.
-
“Джип” һәм “Фольксваген” катнашындагы авариядә бала зыян күргән
Бүген көндез Азино урамында юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Машина йөртү таныклыгы алыр алдыннан моргларда булуны мәҗбүр итәргә уйлыйлар
Депутатларны юллардагы аварияләр саны борчый.
-
Чаллыда тукталышта хатын-кыз чигәсенә пистолет терәгән ир-атны тоткарлаганнар
Россия гвардиясе хезмәткәрләре ир-аттан коралны алган, ул уенчык булып чыккан, полиция тикшерү үткәрә.
-
2019 елның III кварталында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә
12 октябрь көнне «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2019 елның III кварталында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.
-
Казанда өеннән тапочка киеп чыгып киткән кыз 9нчы каттан егылып төшкән
Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган кызны тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган.
-
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак
Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.
-
Россиядә ОСАГОның уртача бәясе 15 процентка артырга мөмкин
Россия автоиминиятчеләр берлегендә (РСА) ОСАГО полисының уртача бәясе арта дип фаразлыйлар. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә оешманың башкарма директоры Евгений Уфимцев хәбәр итте, дип яза ТАСС.
-
Россиядә номер куелмаган яңа автомобильдә йөрүне тыячаклар
Әлеге яңалык икенчел базарда сатып алынган автомобильләргә кагылмаячак.
-
"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты башланып китте
14 нче октябрь көнне Казан шәһәрендә "Электроника" компетенциясе буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) региональ чемпионатының сайлап алу этабы булып үтте. Түбән Шытсу төп мәктәбе укучысы Хабибрахманов Самат әлеге компетенциядә уңышлы чыгыш ясап, катнашып кайтты.
-
Машина сатарга киткән хатынны үле килеш тапканнар
Екатеринбургта 27 яшьлек Ксения Каторгинаны берничә көн эзләгәннәр. Хатын-кыз ипотекасын ябарга планлаштырып Ауди Q5 модельле машинасын сатарга була. Ксения 10 октябрь кичендә, әлеге ният белән, потенциаль сатып алучыга автомобильне күрсәтергә китә һәм югала.
-
Татар кызы Лея Гарифуллина шахмат буенча дөнья чемпионатында җиңде
Екатеринбургта яшәүче яшь шахматчы уңыш серләре белән уртаклашты.
-
Язучы Рабит Батулла һәм артист Рөстәм Маликов белән очрашу
Фоторепортаж
-
Тимершык авыл җирлегендә юл ремонты
Тимершык авылы җирлеге буенча төрле дәрәҗәдәге төзелеш эшләре дәвам итә. Тимершык авылының Ленин, Ак Чишмә урамнарына 800 м юл ремонты ясалды. Молочная бизнес-академия каршында машиналар кую урыны зурайтылды. Шулай ук Кызыл-Мишә авылында Мишә елгасы аша яңа күпер эшләү дәвам итә.
-
Түбән Кама урманчысы борынгы кабер ташы тапкан
Кабер ташындагы язу биредә гади кеше җирләнүе хакында сөйли.