16 февраль 2016 яңалыклары
-
Юлбат авыл китапханәсендә экскурсия
Муса Җәлил атналыгы кысаларында, "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Юлбат авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче балаларны китапханә белән таныштырды. Җиңелүне белмәс Муса Җәлил турында сөйләде, шигырьләрен кычкырып укыды. Балалар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе әдәби-музыкаль сәгать үткәрде
Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 110 ел тулуга багышлап Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе әдәби-музыкаль сәгать үткәрде. Шәмәрдән лицееның 6г сыйныфы өчен (укытучылары Шаехова Л.А.) «Жизнь, отданная борьбе» - әдәби-музыкаль сәгатьне китапханәчеләр Димитриева Е.А. һәм Садыйкова Г.Х. әзерләделәр. Алар укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның фашист концлагерьларындагы героик көрәше турында сөйләделәр,...
-
Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы узды
15 февраль-татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Район китапханәсенең уку залында Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан "Сөембикә" клубы белән берлектә әдәби сәгатъ уздырылды. Китапханәче Альбина Шамилова презентация ярдәмендә шагыйрьнең авыр тормыш юлын, иҗатын яктыртты. Миннегөл Манихова, Миңненур Шакирҗанова, Ракыя Тагирова шагыйрьнең шигырьләрен хәтердә яңарттылар. Җәлил...