16 июль 2019 яңалыклары
-
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 240 укучы аттестатсыз калган
Алар кабаттан имтиханнарны сентябрьдә тапшырачак.
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
Көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
-
Кырбаш авылында “Питрау көненә” бирнә җыю
Шәмәрдән авыл җирлегендә Кырбаш авылында “Питрау көненә” бирнә җыю оештырылды.
-
Миндияр Шәймарданов фонограммага җырлый?
Моннан бер ел элек Миндияр Шәймардановны Актаныш районында уңайсыз хәлдә калдырмакчы булганнар. Филүс Каһировның репертуарыннан “Казак кызы сөйгәнем” исемле җырын башкарганда, Миндиярның кулыннан микрофонын тартып алганнар. Егетнең фонограммага җырлавын тотмакчы булганнар, тик барып чыкмаган. Миндияр үзенең бары тик тере тавышка гына җырлавын хәбәр итә.
-
Татарстанда БДИдан 100 балл җыйган укучыларның кайсы районнардан булуы мәгълүм
Татарстанда БДИ буенча 100 балл алган укучылар саны Россия күрсәткеченнән югарырак.
-
Быел Татарстанда ничә укучының татар теленнән имтихан тапшырганы билгеле
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 1400 кеше, унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы татар теленнән белемен сынаган.
-
«Тау башы»нда урам бәйрәме
Балаларның җәйге каникул көннәрендә Сабаның Ленин урамының "Тау башы" ягында әти-әниләр тарафыннан куңелле чара уткәрелде.
-
Elvin Grey сөенече белән уртаклаша
Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей үзенең инстаграм битендә сөенече белән уртаклашты.
-
Россиядә шикәр бәясе төште
Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин моны җәйге ай өчен типик булмаган күренеш дип атады.
-
Сәләт-Саба сменасының ябылу тантанасы
15 июль көнне Кояшкай лагеренда Сәләт-Саба сменасының ябылу тантанасы булып узды.
-
Салават, Айдар, Фирдүс һәм башка артистлар картлык көннәрендә нинди булыр?
Инстаграмда Салават, Айдар, Фирдүс һәм башка артисларның картлык көннәрендә нинди булачакларын күрсәтә торган фото-видеолар барлыкка килде.
-
Татарга ничә ел калган, Исхакый таймеры
Гаяз Исхакыйның "200 елдан инкыйраз" әсәрен бик күпләр белә, ә менә интернет челтәрендә "Инкыйраз таймеры" барлыгы күпләрне гаҗәпкә калдырырга мөмкин. Әлеге таймерны интренетка куюны уйлап тапкан Илдар Аюпов үзе инкыйраз булачагына ышанмый. Моны ул шаяру һәм шул ук вакытта кисәтү итеп күрә.
-
Казанның 7 сырхауханәсендә җыр белән дәвалыйлар (ЭКСПРОМТ ВИДЕО)
Казан шәһәренең 7 сырхауханәсендә гадәти чаралардан тыш җыр, музыка белән дәвалау тәҗрибәсе дә бар. Инде күп еллар ревматология бүлегендә “Ак чәчәкләр” җыр һәм бию ансамбле эшләп килә. Алай гына да түгел, бу бүлеккә мөрәҗәгать иткән һәр артист, һәр җырчы үзенең иҗади күчтәнәче белән килә.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туеннан 6 кызыклы факт
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина никахларын рәсми рәвештә 13 июльдә үк теркәсә дә, интернетта әле дә яңадан-яңа хәбәрләр, видеолар чыгып тора. Бу юлы җырчы Азат Абитов туйларыннан кызыклы фактлар белән уртаклашкан һәм туйның дәвамы да булачагын белдергән.