16 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Әлмәттә ике яшьлек бала ачык канализация люгына төшеп киткән
Әлмәттә ике яшьлек бала ачык канализация люгыннан төшеп киткән. Әти кеше кечкенә кызы һәм малае белән йөрергә чыккач, балаларының уйнаганнарын карап торган. Ул ачык люкны күреп сабыйларга анда бармаска кушкан, ләкин 2 яшьлек малай әтисен тыңламыйча бәхетсезлеккә юлыккан. Хәзер бала хастаханәдә, ә әлеге хәл буенча эш шәһәр прокуратурасына тапшырылган.
-
Бертуган Шәймиевларны "Форбс" журналы Россиянең иң бай гаиләләре исемлегенә керткән
Бертуган Айрат һәм Радик Шәймиевлар "Форбс" журналы төзегән яңа рейтингта Россиянең иң бай гаиләләре исемлегенә кергән. Алар бишенче урында. Аларның уртак байгылы - 2 миллиард 300 миллион доллар исәпләнә. "Форбс"ның миллиардерлар рейтингында аларның һәрберсенең байлыгы - 1 миллиард 15 миллион доллар дип күрсәтелгән. Россия эшкуарлары гаиләләре арасында беренче урында -...
-
Районда сатуга аракы куелган кибетләрнең мәгариф учреждениеләреннән 100 метрдан да якынрак урнашкан булуы расланды
Яңа уку елы башланыр алдыннан район прокуратурасы полиция, Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәрләре һәм белгечләре белән берлектә тәмәке һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Контрольлек итүче органнар вәкилләре районның мәгариф учреждениеләренә якын урнашкан 37 сәүдә ноктасында булдылар. Тикшерү барысы 13 ноктаның,...
-
Бүген төнлә кырау төшәргә мөмкин
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бүген алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Шул ук вакытта ведомство ТР территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтә. Төнлә һава температурасы 1-6 градус җылы тәшкил итә, кырау төшүе көтелә. Көндез 8-13 градус җылы. Республикада 16 сентябрь төнендә температура 0-5 градус...
-
Саба һәм Кукмара районнары арасында волейбол ярышы үтте [+фото]
-
Ихтирамны сатып алмыйлар
1966 елда Иләбәр авылында зур вакыйга була: җитен эшкәртү заводы базасында машина-мелиорация станциясе эшли башлый. Әлеге оешма районда кырларның уңдырышлылыгын күтәрүгә зур өлеш кертте.