16 октябрь 2018 яңалыклары
-
Социаль челтәр: Югалган Гөлсирин Гатиятуллина табылган!
13 октябрьдә 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллина өеннән чыгып киткән җиреннән югалган иде. Ул өч көн элек Четаев урамындагы фатирыннан колледжга – Адоратский урамына чыгып китә. Шуннан соң аны күрүчеләр булмый. Әти-әниләре кайгыдан полициягә гариза язалар, редакцияләргә эзләргә ярдәм итү юлламасы белән мөрәҗәгать итәләр.
-
Балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла 18 октябрьдә республика халкы сорауларына
Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.
-
Татарстан хезмәт базарында токарь, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ихтыяҗ арткан
Хезмәт базары белгече сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче..
-
Тагын шул тырмага басабызмы? Россиядә шәхси хуҗалыкларга салым салмакчылар
Дәүләт казнасын тулыландыру өчен, өстәгеләр тагын бер чара уйлап табарга җыена. Яңарак кына пенсия реформасы белән шатландырганнар иде. Инде менә тагын яңалык –Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты кертелгән. Әлеге закон кабул ителгән очракта шәхси хуҗалыклар патент алырга, ягъни салым түләргә тиеш булачак.
-
Россия Хисап палатасы Мәскәү–Казан автотрассасының 2025 елга кадәр төзеләчәгенә шикләнә
Аналитиклар фикеренчә, мондый проектларны гамәлгә ашыру өчен дистәләрчә ел кирәк.
-
Саба районыннан Беджер Азара тимераякта фигуралы шуу буенча РСДЮСШОР беренчелегендә 3 нче урынны яулады
2018 елның 10-11 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча РСДЮСШОР беренчелеге булып узды.
-
Дәүләт хезмәтләре порталында эш эзләүчеләр өчен яңа мөмкинлек барлыкка киләчәк
Роман Шәйхетдинов ел азагына кадәр порталда эшли башлаячак яңа сервисларны әйтеп чыкты.
-
“КабакБайда” - мин дә бай
Кабак бәйрәме быел була микән диеп уйлап йөргәндә, үзебезнең газета битләреннән дә, “Дулкыннар” радиосы аша да ишетеп белдем. Быел җиңүчеләрне бүләкләр дә көтә дигәч кызыксынып та куйдым. Быелдан артык катнашып күп мактау кәгазьләре алдым. Ләкин бу конкурсны - кабакка данны без инде 20 ел элек җырладык.
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Дитрих 17 октябрьдә яңартылган Казан – Чаллы трассасын ача
М7 «Волга» федераль трассасының Казаннан Чаллыга кадәрге участогын реконструкцияләү эшләре 10 ел дәвам иткән.
-
Җир участокларыннан баш тарту
Бүгенге көндә кайбер җир участокларының хуҗалары үз участокларының кайда икәнен дә белмиләр. Бу бигрәк тә пай җирләренең бушка өләшенүе, җир хуҗаларының материаль чыгымнар чыгармыйча гына җир участокларына дәүләт теркәве уздыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл.
-
Роман Шәйхетдинов дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сервисларны атады
Статистика буенча порталдан 22-45 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар куллана.
-
Татарстанда иң югары бәяләнә торган профессияләр билгеле
Күчемсез милек сату менеджерларына 400 мең сумга кадәр эш хакы тәкъдим итәләр, - диде Head Hunter белгече.
-
Электрон портал аша табибка язылу буенча чикләү кертелә
Кешеләр табибка берьюлы берничә тапкыр языла башлаган.
-
Татарстанда 5 меңгә якын хатын-кызга беренче бала өчен пособие билгеләнгән
Быел республикада беренче баласын тапкан әниләр өчен пособиенең күләме 8490 сум тәшкил итә.
-
Айваз Садыров: «әллә күзләр тиеп, өзелдеме дуслык...» (видео)
Айваз Садыров күптән түгел Гөлназ Сәфәрованы уен-көлке белән үзенең тектсын урлауда гапләгән иде. Кичә Айваз кабат Инстаграм битендә кызыклы видео урнаштырды.