17 март 2020 яңалыклары
-
Путин прокуратура хезмәткәрләренә азык-төлеккә бәяләрне контрольгә алырга кушты
Россия Президенты Генераль прокуратура коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
-
Татарстанда коронавирус ачыкланган беренче пациент хастаханәгә урнаштырылды
Франция гражданины республикага килгәннән соң ирекле карантинда булган.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәктәп каникулларын 19 марттан башларга кушты
Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.
-
Әнвәр Нургалиев ашыгыч мөрәҗәгать яздыра: «Паникага бирелмәгез. Акылыгызга килегез!»
Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Әнвәр Нургалиев 17 март короновируска бәйле махсус мөрәҗәгать яздырды. Ул кибетләрдә азык-төлек күпләп алучыларны тынычланырга чакырды. Ярлыларга зыян итәсез, акылыгызга килегез!, ди җырчы.
-
"Җиңү хаты" акциясе
"Җиңү хаты" Бөтенроссия акциясе кысаларында Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның Җиңү волонтерлары һәм “Юнармия” отряды активистлары Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хатлар яздылар.
-
Татарстанда атнаның икенче яртысында явым-төшемнәр көтелә
Җомга һәм шимбә көннәрендә салкынайта, вакыты белән бераз явым-төшем булырга мөмкин.
-
Татарстанның һәр районында ИТ-лицей ачылачак
«Татарстан Президенты ярдәме белән Яндекс-лицейлар челтәре ачылачак һәм үсеш алачак», — диде Айрат Хәйруллин.
-
Ни өчен шәхси хуҗалыкларда маллар саны кими?
Кыска гына вакыт эчендә шәхси хуҗалыкларда ит җитештерү дә 1,6 процентка кимегән.
-
Татарстанда 245 кешенең коронавирус йоктыруы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми
Мессенджерлар аша таратылган, төнлә вертолетлардан дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәкләре турындагы хәбәр дә - провокация.
-
Россиякүләм конкур ярышлары
2020 нче елның 13-14 март көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы президенты кубогына конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышлар Казан шәһәренең ат спорты манежында үтте. Саратов, Киров, Самара өлкәләреннән, Казан шәһәреннән, шулай ук Марий Эл, Татарстан республикаларыннан барлыгы йөзләп җайдак ярышта катнашты. Ярышта шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да көч сынашты.
-
15 март көнне Мишәбаш авылында яшәүче Сәвия Дәүләт кызы Дәүләтшинага 90 яшь тулды
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Ренат Нуриев тәбрикләделәр.
-
Айрат Хәйруллин мәктәп укытучыларына YouTube каналында укыту мөмкинлекләрен әйтте
Ул мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очрашып, дистанцион укыту мөмкинлекләре турында сөйләшкән.
-
Республика клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерелмәгән
Республика клиник хастаханәсендә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдерделәр һәм паникага бирелмәскә чакырдылар.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә чаңгы ярышлары
15 нче март көнне “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шәмәрдәндә чаңгы спорт төрен яратучылар өчен берьюлы ике спорт бәйрәме уздырды. “Супер Спринт” ярышында 16 яшьтән өлкәнерәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы 4 чаңгычы ачыкланды. Чаңгычылар 1800 метр һәм 1300 метр араны тәшкил иткән дистанциядә үзара көч сынашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
-
Татарстан Хөкүмәте эш бирүчеләргә коронавирусны кисәтү буенча киңәшләр таратты
Татарстанда яңа коронавирус таралуга юл куймау өчен, 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.