17 июнь 2013 яңалыклары
-
Сабада Россия һәм Европа чемпионнары катнашында бокс буенча чемпионат узачак
23 июньдә 17 сәгатьтә Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан спорткомплекста Россия һәм Европа чемпионнары катнашында бокс буенча чемпионат узачак. Керү бушлай. Рәхим итегез.
-
«Рубин» командасы уенчысы Алан Касаев Мәскәүнең «Динамо» командасына күчә
Казан "Рубин"ы һәм Мәскәүнең "Динамо" командасы Касаевны күчерү турында килешкән.
-
Сабада картинг буенча Бөтенроссия официаль ярышлар үтте: Саба командасы 5нче урында [фото]
-
Тенеки авылында әти-әниләр сабыйлары өчен кече Сабантуй оештырды [фото]
Фәнил Фәләхиев фотолары.
-
Саба мәчетендә балалар өчен җәйге ял сәгатьләре оештырыла башлады [фоторепортаж]
-
Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә [лагерь ачылышыннан фоторепортаж]
Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә, балаларның һәр көне күңелле һәм кызыклы үтә. Әйдаманнар тарафыннан да балаларның ялы рәхәт һәм файдалы үтсен өчен күп көч куела. Төрле урыннарга экскурсиягә бару планлаштырылган. 11 нче июнь көнне, кадет сменасы Свияжск музей-тыюлыгына сәяхәткә барып кайтты. Балаларны Свияжск шәһәре, аның үткәне,...
-
Сабада укучылар белән оешма-предприятиеләр, учреждениеләргә эшкә урнаштыру буенча 883 килешү төзелгән
Җәйге каникулларда укудан бушаган арада эшкә урнашып, вакытларын җәмгыятькә файдалы хезмәттә үткәрүче укучылар шактый. Шул рәвешле югары сыйныфларның егет-кызлары үзләренә кирәк-яракка тотарга акча эшли. Бу мәсьәләдә аларга район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә булышлык итә. "Быел өч ай дәвамында барлыгы 1531 укучыны эшкә урнаштыру мөмкинлегебез бар....
-
Мөфти Камил Сәмигуллин районыбыз имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды [фото һәм видео]