17 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир дәвам итә
Саба җирле бүлегенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Сатыш авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир үткәрде.
-
Саба футболчылары 2нче урында
Узган җомга-шимбә көннәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысаларында Сабада үткәрелгән мини-футбол ярышларында (2нче төркем) Алексеевск, Әгерже, Аксубай, Апас, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш командалары көч сынашты.
-
Татарстан синоптиклары яңгыр, юеш кар, томан һәм бозлавык хакында кисәтә
Республикада һава температурасы +5 градустан артмаячак.
-
Чаллыда яшәүче хатын-кыз 130 км/сәг тизлектә барганда нәни улын рульгә утырткан
Агина Алтынбаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта ролик урнаштырган.
-
Бөгелмәдә 71 яшьлек ир-ат үз өендә янып үлгән
Янгын бүген иртән Николай Щорс урамындагы бер катлы шәхси йортта чыккан.
-
Синоптиклар Россиядә кар булмау сәбәбен аңлатты
Калининградтан Якутиягә кадәр территориядә югары атмосфера басымы зонасы урнашты.
-
Татарстанга Свердловск өлкәсеннән килгән йөк машинасына ут капкан
Янгын кичә кич М7 трассасының 1016нчы километрында - «Тургай» йөк автомобильләре тукталышында булган.
-
"Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара этник экспедиция фестиваль-конкурсы
16 ноябрьдә Марий Эл республикасының Йошкар – Ола шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән "Энҗе бөртекләре эзләп" төбәкара этник экспедиция фестиваль-конкурсы узды.
-
You Tube видеохостингында татарча иң дәвамлы туры эфир оештырылды
Ул 12 сәгать (иртәнге уннан кичке унга кадәр) дәвам итте.
-
День участковых уполномоченных полиции в России
Ежегодно 17 ноября в России отмечается профессиональный праздник — День участковых уполномоченных полиции (День участкового), установленный приказом Министерства внутренних дел РФ № 868 от 6 сентября 2002 года, «в целях сохранения преемственности в работе участковых уполномоченных милиции, пропаганды и распространения положительного опыта и сложившихся традиций их деятельности, а также учитывая их существенную роль в реализации задач, выполняемых органами внутренних дел».