18 февраль 2016 яңалыклары
-
Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 142нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул эш бирүчене хезмәткәргә тиешле хезмәт хакын яисә башка суммаларны түләү срогын сакламаган өчен җаваплылыкка тартуга кагыла.
-
Сабада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры [+фотолар]
Бу көннәрдә районыбыз халкы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры чыгышларын тамаша кыла. 12 февральдән башланып киткән гастрольләр 20 февральгә кадәр дәвам итә.
-
Баланы мультик коллыгыннан азат итәргә теләүчеләр өчен киңәшләр
Әле бәби көткәндә үк бала тәрбияләүгә багышланган шактый фәнни-популяр китап укып чыккан әни кеше буларак, мин баланы мультфильмнар күрсәтми үстерермен дип уйлаган идем. Минем теория буенча без мультикларны ике яшьтән соң гына карарга, анда да мин сайлаганнарын гына тамаша кылырга тиеш идек. Әмма практика теориядән ерак булып чыкты... Улым Азамат...
-
Лесхоз авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре "Без - Җәлил оныклары" шигырь бәйрәме үткәрделәр
15 февраль көнне Лесхоз авыл китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре, М.Жәлилнең туган көне уңаеннан, "Без - Җәлил оныклары" - шигырь бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм барышында балалар Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан балалар аның шигырьләрен сөйләделәр. Истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Үлемсез Җәлил” шигырь кичәсе үткәрде
15 нче февраль - татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлиловның тууына 110 ел. Әлеге уңайдан Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Үлемсез Җәлил" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Бу кичәдә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, шулай...
-
Арчага бара торган юлда өч йөк машинасы юл читенә төшеп киткән [+фото]
Кичә, 17 февраль көнне, Арча ягына бара торган трассада өч йөк машинасы юл читенә төшеп китә. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.