18 март 2014 яңалыклары
-
Техникаң әзерме?
17 мартта район хуҗалыкларының баш инженерлары катнашында "Курсабаш" хуҗалыгы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек эшләренә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте. Аның гамәли өлеше "Гостехнадзор" район инспекциясенең техник караулары белән башланды. Җәмгыятьнең 20 тәгәрмәчле, 3 чылбырлы тракторы, 13 тагылма арбасы бар. Аларның һәркайсысы баш инспектор Рөстәм Харисов җитәкчелегендә энә күзеннән үткәрелеп кабул...
-
Җитезлеккә күз иярми
"Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы Бигәнәй бригадасындагы тырыш терлекче-савымчылар үз группаларындагы һәр сөтлебикәдән тәүлегенә 17 килограмм сөт савалар. Сөтчелек фермасына без төш вакыты якынлашканда килдек. Авыл читендәге карда гөр килеп тора. Савымчылар сөтбикәләрне торак эченә ашарга керүгә тиз генә чылбырларга бәйләп тә куйдылар. Ул арада тагаракка алдан әзерләп куелган фураж, кириешкиларны...
-
Һәр җәнлекнең холкын аңлый
Урта Саба авылында яшәүче, аучылар җәмгыяте рәисе Альберт Нигъмәтҗәнов белән аралашкач, аучыларның табигать сакчылары да икәнлегенә инандым. Авыл башында мылтыгын аскан, этен иярткән хәлдә очраткан идек без аны февральнең салкын бер көнендә. Аучылык белән 1982 елдан бирле шөгыльләнә. - Альберт быел юл буйларында куян эзләре сирәк күренде кебек... - Көзен...
-
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Торак-коммуналь хуҗалыгын тикмәгә генә, яхшы кәеф хезмәте, димиләр. Көндәлек хезмәтегез белән кешеләрнең уңайлы тормышы өчен шартлар тудырасыз, районыбызда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкарасыз. Сезнең тармакның киләчәге аны уңышлы...
-
14 март – Халыкара елгалар көне
Ел саен 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Ни өчен 14ендә? Чөнки 1998 елның шушы көнендә дөньяның байтак илләрендә елгаларның киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр демонстрациягә чыкканнар һәм сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашканнар. Акция сизелерлек нәтиҗәләр биргән. Хәтерләсәк, туксанынчы елларда районыбыз елгалары да бик аяныч хәлдә иде. Алар чүплек ролен...
-
Үлем сатсалар, хәбәр ит
17 мартта Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" акциясе старт алды. Полиция хезмәткәрләре наркотикларга каршы көрәштә халык булышлыгына исәп тота. Наркотиклар белән бәйле мәгълүматны (843) 273-43-45 номерына шалтыратып яисә инде интернет аша җиткерергә мөмкин.
-
Рушан Миңнегулов бүген Сабага кайта
Сочида узган ялда төгәлләнгән паралимпия уеннарыннан якташыбыз Рушан Миңнеголов ике алтын, бер көмеш белән кайта. Икенче алтынын Рушан 4х2,5 километрлы эстафетада яулады. Ярышта дүртенче булып чыгыш ясаган Татарстан спортчысы Рушан Миңнегулов, көндәшләрен 55 секундка артта калдырып, финишка беренче килде. Өченчекөн егет паралимпиячеләрне Россия Президенты В.Путин да котлавында да катнашты. Спортчыбызны...
-
Грипп куркыта
Соңгы арада ашыгыч ярдәмне чакыртучылар саны ешайган. Беренче чиратта, бу грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының кинәт кенә артуы белән бәйле. Белгечләр гриппны Татарстанга 2014 елның башында киләчәк дип ышандырса да, аларның фаразлары акланмаган. Быел ул берничә айга кичегеп "килергә" уйлаган икән. Халык ОРВИ эпидемиясе республиканы читләтеп үтә дип сөенергә...
-
Укытучы ирен балта белән чабып үтергән
"Яшел елан" белән дус хатын күршесенә пычак белән янаган булган (Казан, 17 март, "Татар-информ"). Арча районы суды март башында Яңа Кенәр авылында ирен үтергән 61 яшьлек Татьяна Шероновага карата җинаять эшен карады. Элек укытучы булып эшләгән Татьяна Шеронова "яшел елан" белән дус. 14-15 октябрь тирәләрендә ул исерек хәлдә ире Владимир...
-
Кырым мөстәкыйль суверен дәүләт дип игълан ителгән
17 мартта Кырым Югары Советының чираттан тыш пленар утырышында "Кырымның бәйсезлеге турында" карар кабул ителгән. Аның өчен 85 депутат тавыш биргән. "Кырымны мөстәкыйль суверен дәүләт - Кырым Республикасы итеп игълан итәргә, анда Севастополь аерым статуска ия", - дип билгеләнелә документта. Кырым Республикасы башка дәүләтләр белән илләр арасындагы тигезлек, тынычлык, дуслык,...
-
Геннадий Глушков карават бүләк иткән
12 мартта Дәүләт Советы депутаты Г.Н.Глушков Көек авылында яшәүче, беренче төркем инвалид Фердинант Гыйлемшинга электр белән эшләүче функцияле карават бүләк иткән. Белгечләр караватны урнаштырып, эшләү тәртибе белән таныштырып киткәннәр. Шушы күрсәтелгән ярдәм өчен Гыйлемшиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Г.Н.Глушковка һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсенә рәхмәт...