18 май 2020 яңалыклары
-
Россия туристлары өчен Төркиягә чикне ачу көне билгеле булды
Башта сәламәтләндерү ялы гына мөмкин булачак.
-
Синоптиклар яңгыр, яшен һәм боз явачак дип җиткерә
Бүген төнлә +6-8 градус, көндез +13-15 градус булачак.
-
Майның 18ендә 18 тулды: Алинә Заһитова туган көнен ничек үткәрә?
Татар кызы, фигуралу шууда барлык зур ярышларда җиңү яулаган Алинә Заһитовага бүген 18 яшь тулды.
-
Рөстәм Миңнеханов «Татарстан 24» телеканалы программасында чыгыш ясаячак
Трансляция 19 майда 12.30 сәгатьтә булачак.
-
Татарстанда меңнән артык ишегалдының план-схемасы буенча фикер алышу булды
Татарстанда яшәүчеләр апрель һәм май айларында төзекләндерү схемалары буенча 5,5 меңнән артык комментарий калдырган.
-
Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәргә чакырды
Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 8,9 меңнән артык очрагы ачыкланган.
-
Үзәк сайлау комиссиясендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзер булулары турында хәбәр иттеләр
РФ Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең яңа датасын билгеләячәк.
-
Камал театрында татар драматургларының пьесаларын онлайн уку башланды
Бүген Туфан Миңнуллинның «Син мине күрәсеңме?» пьесасын Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров укыды.
-
Татарстанда фитнес-заллар һәм музейлар эшли башлаячак
Республика коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы этабына күчә.
-
Татарстанда язгы чәчү 1520 мең га мәйданда, ягъни фараздан 85% башкарылган
Татарстан Республикасында урнашкан уңай һава торышы кыр эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итте, чәчүне көн саен 100 мең гектарга кадәр җиткереп булды. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткереде.
-
Татарстанда китапханәләр китап бирү буенча гына эшне яңадан башлап җибәрде
Уку заллары Татарстанда карантин режимы йомшарганнан соң гына ачылырга мөмкин.
-
Татарстанда коронавирусның 80 яңа очрагы расланды
18 майга республикада 2312 Covid-19 очрагы теркәлгән.
-
"Кроссвордны чиш!” конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләдек
Иң беренче һәм һәр сорауга төгәл җавап бирүче булып Олыяздан Хөмәйрә Галиуллина табылды. Ул безнең конкурсыбызның төп җиңүчесе! Шулай ук Симеттән Гөлназ Имамиева, Өтернәстән Гөлфинә Тимергалиева һәм Түбән Утардан Йосыповларның җаваплары да дөрес дип табылды. Сабадан Розалия Мөхәммәдиева, Яңа Мичәннән Сөмбелә Ибраһимова һәм Сабадан Гөлнара Гарипова 1-2 сорауга гына төгәл җавап бирә алмаганнар. Алар спонсорыбызның кызыксындыру призларына ия булды.
-
Халыкара музейлар көне белән
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
-
Быел "Каравон" фестиваленнән нәрсә көтәргә?
Татарстанда 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус фольклорының популяр фестивале быел беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.