18 сентябрь 2020 яңалыклары
-
19 сентябрьдә Татарстанда яңгырлы һава торышы фаразлана
Төнге сәгатьләрдә көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, көндез – төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, урыны белән секундына 15-18 метрга көчәю көтелә.
-
Җырчы Алсу һәм Мәскәү артистлары Татарстан гимны көенә җыр яздырып, клип төшергәннәр
Җыр рус һәм татар телләрендә башкарыла.
-
Татарстан яшьләрен тикшерү: COVID-19 пандемиясе 26-30 яшьләрдәге ялгызларда чагылыш тапкан
«ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы 2020 елның яз-җәй айларында Татарстан яшьләре сегментларын ачыклауга һәм өйрәнүгә юнәлдерелгән комплекслы социологик тикшеренүләрнең мәгълүматларын тәкъдим итә.
-
Хөкемдарлар эше җаваплы
Быел Татарстан Республикасының җәмәгать юстициясе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Россия суды системасында җәмәгать юстициясе яңалык түгел. Аның барлыкка килү еллары патша Россиясе чорына барып тоташа һәм 1864 елда Александр II үткәргән суд реформасы нәтиҗәсендә ул институт актив эшләп китә.
-
Миңнеханов: Һәр кеше алдында Татарстан язмышы өчен җаваплылык тоям
Республика үсешенең төп юнәлешләре ТР Дәүләт Советына юлламасында күрсәтеләчәк.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 06 час. до 18 час. 19 сентября 2020 г.
-
Бүген Казанда Россиянең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынаша
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә Татарстаннан - 237 һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашкан.
-
Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров «Татарча диктант» текстларын укыячак
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, диктант онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узачак.
-
"Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы" конкурсында тавыш бирегез
2020 елның 14 сентябрендә "Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы" республика конкурсының чираттагы этабы башланды. Әлеге конкурста Саба муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге дә катнаша. Конкурста сезне дә тавыш бирергә чакырабыз, хөрмәтле райондашлар (лайк куеп, комментарийлар калдыра аласыз) видеороликны түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин:
-
Лесхозның дендрология бакчасында ачылган “Ябалакта кунакта” паркы
Лесхозның дендрология бакчасында ачылган “Ябалакта кунакта” паркында менә шундый гаҗәеп тамаша. Моны, әлбәттә, уз күзләрең белән барып күрергә кирәк.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште
«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
-
Халык белеп торсынга
Өченчекөн башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов торак-коммуналь хуҗалыклары, Саба электр челтәре, “Сабагаз” идарәсе җитәкчеләре белән коммуникация челтәрләрендә планлы эшләр башкарылганда, авария нәтиҗәләрен бетергәндә ут, су, газ, җылылык бирүнең вакытлыча туктатылып яисә юлларның ябылып торачагын халыкка җиткерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде.
-
В Татарстане для фермеров вводится новый грант «Агропрогресс» до 30 млн рублей
Сельхозпроизводители Татарстана со следующего года смогут претендовать на новый грант «Агропрогресс». Его сумма составляет до 30 млн рублей. Об этом сообщил министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров на брифинге в Кабинете министров РТ.
-
«Исән генә була күр, әбием»
Эшкә барганда көн дә кечкенә сабыйны җитәкләп балалар бакчасына ашыгучы өлкән яшьтәге апаны очратам. Аларны күргәч, үзем елмаям, үзем сагышланам... Икенче күргәнемдә инде бала сәпиттә җилдерә, артыннан кызу-кызу әбисе атлый. Быел әнә янәшә баралар -малай ыспай гына кәчтүм- чалбар кигән, артына мәктәп сумкасы аскан. Әбисенең беренче тапкыр мәктәпкә озата барышы икән. Әби белән оныкка шулай сокланып, хәер-дога кылып калучылар бер мин генә түгелдер Сабада. Гөлсем апа Төхбәтуллинаның язмышы күпләргә таныш, хәсрәт камчысын татыган ана 2 яшьтән ятим калган сабыен берүзе тәрбияли.
-
Бүген Татарстан Премьер-министры кандидатурасы расланачак
Депутатлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидатураларны республика Дәүләт Советы комитетлары утырышларында караячак.