18 октябрь 2018 яңалыклары
-
"Казан ЭКСПО" Россиянең күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла
Идел буендагы иң зур күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.
-
Керчь көллиятендәге фаҗигадә һәлак булучылар саны артты
17 октябрьдә көллияттә булган фаҗигадә кырыктан артык кеше төрле җәрәхәтләр алган.
-
Тәслимә Фәйзуллинаның хезмәттәшләре: “Авырганын әйтмәде. Хәтта туганнарына да белгертмәгән”
Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: 13нче октябрьдә 65 яшендә Татарстанның халык артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызы арабыздан вакытсыз китеп барды. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы тамашачылары килгән иде.
-
Тимершык авылында яшәүче Газимә Миңнегыйльман кызына Йомаголовага - 90 яшь
Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, "Балкыш" үзәге җитәкчесе Равилин Рөстәм, хуҗалык һәм авыл җирлеге вәкилләре тәбрикләделәр.
-
Тәмәке ерагая
Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алырга киңәш иткән. Күзне кызыктырып тормасыннар! “Әле күптән түгел генә Россия тәмәкене иң күп тартучы илләр исемлегендә иде. Тәмәкегә каршы законнар кабул ителү нәтиҗәсендә, россиялеләр арасында тәмәкечеләр саны 20 процентка кимеде”, – дигән министр.
-
Бәяләр: бәрәңге һәм артистлар арзаная, бензин әлегә артмый
Азатлык Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы бәяләрне чагыштыруны дәвам итә. Бу юлы өченче чирек нәтиҗәләрен тәкъдим итә.
-
Роман Шәйхетдинов Казанның җир асты 4D-моделе төзеләчәген әйтте
Бу - инженер коммуникацияләре үткәрү, урам-юл челтәрен үстерү, биналар торгызуны планлаштырырга ярдәм итәчәк, дип ачыклык кертте министр.
-
Лидия Әхмәтова «Җырчыга кем өйләнә инде?» ди. Болай әйтүенең сәбәбе бар
Җырлый белү – ул табигый. Безнең өйдә барысы да уен коралларында уйный белә һәм җырлый иде. Мин дә искәрмә түгел. Шуңамы икән, ул бездә әллә ни ис китәрдәй сәләт дип исәпләнмәде. Без үскәндә радиодан Илһам Шакировлар, Әлфия Афзаловалар, Флера Сөләймановалар яңгырап тора иде. Алар да – көндәлек тормышның бер атрибутикасы.
-
Элек кызыкмыйлар иде. Инвалидлык кемгә кирәк?
Быел Россиянең медицина-социаль экспертиза бюросы оешканга 100 ел тула. 1918 елның 31 октябрендә “Эшчеләрнең социаль тәэмин ителеше турында”гы йөкләмә кабул ителә.
-
Казанда яшәүче бер ханым ябыгырга килгән клиникада үлә [видео]
50 яшьлек хатын-кыз Казанның шәхси клиникаларының берсенә ябыгырга дип килә, һәм 2017 елның 14 сентяберендә үлә. Тикшерүчеләр медицина документларыннан кала, күзәтү камерасына төшерелгән видеоларны да өйрәнә. Видеода куркыныч кадрларны күрергә мөмкин.
-
Быел кукуруз уңышы узган елгыдан күбрәк чыга
Хәзерге вакытта 12,5 мең га мәйданда 52,5 мең тонна орлык кукурузы җыелган.
-
Международный день кредитных союзов
Ежегодно в третий четверг октября работники всех видов потребительских кооперативов отмечают свой профессиональный праздник — Международный День кредитных союзов (International Credit Union Day).