18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ана шатлыгы
Мин бу нурлы йортка кергәндә гаиләдәге иң өлкән кеше - 87 яшьлек Фагыйлә әби дисбе тартып, килене- озакламый 60 яшен тутыручы Миңзифа апа йон эрләп утыра иде. Килеп керүгә күзгә ташланган шушы күренеш мине биредә яшәүчеләр белән тагын да якынайтып, кызыксыну хисен тагын да көчәйтте. Олы Кибәчедә яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсендә...
-
Имин хезмәт барыннан да кыйммәт [+фото]
Өченчекөн Саба муниципаль районы хезмәтне саклау буенча координация советының чираттагы утырышында сәнәгать предприятиеләренең шушы мөһим мәсьәләдә җаваплылык алган вазифаи затларны тыңладылар. Чыгышлардан күренгәнчә, җитештерүчеләр эш урыннарында иминлекне саклауга, һәртөрле имгәнү очракларын булдырмау чараларын күрүгә мәгълүм дәрәҗәдә игътибар бирә. Сөт эшкәртүче "Экопродукт" җәмгыяте - районда иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе. Барысы...
-
Районара салым инспекциясе җитәкчесе Газинур Әбсәләмовның хезмәттәшләренә һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле салым инспекциясе хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән 21 ноябрьдә билгеләнеп үтеләчәк һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу идарә тармагын булдыруның беренче көненнән аның эшчәнлеге дәүләт мәнфәгатьләрен яклауга, салымнар җыйнау өлкәсендә тотрыклылыкны ныгытуга юнәлтелгән иде. Безнең инспекциядә үз эшләренә җаваплы караучы белгечләр хезмәт итә. Сезнең...
-
Бюджет кәрҗине тулы булыр
Сабада урнашкан 10нчы районара инспекциягә хәзер Мамадыш, Кукмара, Балтач, Балык Бистәсе, Теләче районнарында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Ә бу көннәрдә салым түләү мәсьәләсендә инспекциягә мөрәҗәгать итүчеләр шактый арткан: кемдер түләү кәгазе алмаган, кемдер "Шәхси кабинеты"ның серле санын оныткан. Ә салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
-
Әниләрне газета аша котлыйк!
27 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көнендә иң кадерле, газиз кешеләрегезне котларга онытмагыз.
-
Референдумга килегез!
ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, 20 ноябрьдә республиканың 42 районының 851 авыл җирлегендә җирле референдумнар узачак.
-
«Шахматно-шашечный турнир»
Шашки, шахматы - традиционные и замечательные игры, которые учат думать над ходами, анализировать действия противника.
-
Татарстанда 2017 ел уңышы өчен 46,9 мең тонна ашлама тупланган
Бу гектарга 16,2 кг ашлама туры килә дигән сүз.
-
Телевизор отасың килсә
"Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Подписка өчен телевизор" акциясе старт алуы турында хәбәр иткән идек.
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...
-
17 ноябрь көнне 14:00сәг. Саба районы «Балкыш» узәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче өлкәннәребез белән «Хәрәкәттә бәрәкәт» исеме астында күңел ачу кичәсе үткәрелде
17 ноябрь көнне 14:00сәг. Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче өлкәннәребез белән «Хәрәкәттә бәрәкәт» исеме астында, масса-күләм чаралар оештыру белгече Валиева А.М. тарафыннан күңел ачу кичәсе үткәрелде.