18 декабрь 2018 яңалыклары
-
Гөлсем Исәнгуловага юбилей кичәсендә Илһам Шакировтан бүләк тапшырылды
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
-
"Гармунга карамагыз – татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”
Уйныйм дисәң, татарның милли уен коралы калмаган, музыкаль дәресләр бирергә укытучысы юк, көй язарлык профессиональ композиторлары да бармак белән генә санарлык. “Казан” милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы утырышы кысасында узган “Татарстан республикасы музыкаль сәнгатен үстерү концепциясе турында”гы ”түгәрәк өстәл”, көтмәгәндә-уйламаганда, милли мәсьәләләрдә шундый хилафлыклар барлыгын ачыклады.
-
Ләйлә Дәүләтова Казан концертында Рөстәм Нәбиев гаиләсенә кыйммәтле бүләк ясый
Залда алма төшәр урын да булмады. Барысы да – “Адәм белән Һава”ның тугры тамашачылары, тапшыру геройларының язмышларына битараф булмаган кешеләр. 1 декабрьдә Ләйлә Дәүләтова “Адәм белән Һава” тапшыруы йолдызларын Пирамида сәхнәсенә җыйды.
-
Бәйрәмнәрдә алкоголь белән агуланучылар саны биш тапкыр арта
Гадәттә хастаханәләргә 2-3 кеше эләксә, бәйрәмнәрдә андыйлар саны 25-30 кешегә җитә, - ди белгечләр.
-
2019 елның 1 сентябренә татар теленнән яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш
Илсур Һадиуллин Мәгарифне үстерү институты, КФУ һәм аның филиаллары дәреслекләрнең яңа буынын булдыруда бергә эшләргә тиешлеген әйтте.
-
Зиннәтулла Билалетдинов – Татарстан Республикасында 2018 елның иң яхшы тренеры
Бүләкне “Ел спортчысы” чарасында тапшыру планлаштырылган иде, әмма “Ак Барс” остазы матч сәбәпле анда була алмады.
-
Сорау арты сорау туа. Өстәмә пенсия кемгә тиеш?
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсиясе 1300 сумга артачак. Ул хакта берничә ай дәвамында бөтен матбугат чаралары хәбәр җиткерә. Авылда яшәүче өлкәннәр исә сандык төбендә яткан хезмәт кенәгәсен алып, эш стажы санау белән мәшгуль. Ә кемгәдер документка күз төшерү дә кирәкми, ул кайда, күпме эшләвен төнлә уятып сорасалар да, шунда ук әйтеп бирәчәк.
-
Гидрантлар төзек хәлдәме?
Игътибар иткәнсездер: кайбер авыл җирлекләрендә үзара салымга янгын гидрантлары урнаштырып, бик мөһим мәсьәләне хәл иттеләр.
-
Саба – иң яхшы спорт районы
Кичә Казанда 2018 елның иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык атлетларга һәм тренерларга республика спортын данлауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
-
Бүген Татарстанда 18 градуска кадәр салкын булачак
Республиканың кайбер районнарында томан көтелә.
-
ТНВда “Кайнар хит” алып баручысы Ләйсән Гарифуллина “догалар укып” кемне көтүен сөйли
«Болгар радиосы» ди-джее, ТНВ каналында «Кайнар хит» тапшыруын алып баручы Ләйсән Гарифуллина менә инде ике ай радио дулкыннарында ишетелми. Радио тыңлаучылар Ләйсәннең кая югалуы турында кызыксынып, аны юксынып, безгә күп төрле сораулар яудыра башлады. Күпләр Ләйсәннең өченче тапкыр әни булырга җыенуын белмидер дә әле. Бу хакта тыңлаучыларга ул үзе сөйләргә булды.
-
Татарстанда Яңа ел төне җылы булачак
Экстремаль салкын дулкыннан соң республикага җылы агым килә.
-
“Ак Барс” хоккей командасы лидерларны җиңде
Казан хоккейчылары көндәшләрен 3:1 исәбе белән җиңделәр.
-
ЗАГС хезмәткәрләренә
Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре! Сезне 18 декабрьдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!